Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тугызынчы класста укучы баланың әнисе: “Ата-аналар җыелышыннан кайттым да еладым“, – дип сөйләде. Елауның төп сәбәбе – ел ахырында укучылар тапшыра торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе.
Әни кеше алдагы ел имтиханы өчен генә түгел, 11 класстагы ике елдан соң көтеләчәк сынау өчен дә борчыла. ДЙА (русча әйтсәк, ГИА) артык куркыныч түгел, чөнки анда тәртипләр йомшаграк, күчерәсе килгән барлык балага да киң мөмкинлекләр тудырыла. Ә менә БДИ (ЕГЭ) бераз катлаулырак. Баланың киләчәк язмышын хәл итәргә тиешле бу имтихан турында яңалыклар Мәскәүдән явыпмы-ява. Рособрнадзор җитәкчелеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләре атна саен нинди дә булса бер яңалык хәбәр итми калмыйлар. Соңгы көннәрдә генә министр Ливанов та, Рособрнадзор җитәкчесе Кравцов та иң югары даирәләр алдында чыгыш ясап: “Күчерергә ирек бирмәбез“, – дип ышандырдылар. Янаулар, куркытулар Мәскәүдән төбәкләргә сәгате белән килеп җитә хәзер. Укытучылар һәм мәктәп директорлары, җыелышлар җыеп, үз күңелләрендәге шомны әти-әниләргә күчерергә тырышалар, соңгылары исә, өйгә кайтып, балаларны куркытырга тиеш була. Тәҗрибәсез әниләр елыйлар инде кайтып, балаларның йөрәге дә тыныч түгел. Бернигә дә кирәкмәгән бу психоз җәйгә кадәр дәвам итә. Язгы якта ситуация бераз үзгәрә: класс җитәкчеләре җыелышларда инде әти-әниләргә урлашу юлларын өйрәтә башлыйлар, чөнки инде ул чакта чыбыксыз телефоннар аша вәгъдә ителгән катылыкның булмаячагы, түрәләрнең янауларын оныта төшәчәкләре турында рәсми булмаган хәбәрләр килеп җитә. Әйтик, узган ел телефоннар томаланачак дип язга кадәр шауладылар-шауладылар да, имитихан алдыннан барысының да искечә калачагы мәгълүм булды. Мин әти кеше буларак май аенда катнашкан җыелышларда класс җитәкчесе инде әти-әниләргә баланы имтиханга телефонсыз кертмәскә дип катгый күрсәтмәләр бирә иде.
Быел Мәскәү вәгъдә иткән катылыклар нәрсәдән гыйбарәт? Өзеп үк әйтелмәсә дә, металл эзләгеч рамкалар куелачак, телефоннар томаланачак дигән вәгъдә бар. Видеокамералар өчен 350 миллион сум акча бүлеп бирелде инде, шуңа күрә күзәтү булуы ихтималлыгы югары дәрәҗәдә. Имтиханда шушы ике техник чара гына да тәртип урнаштыра ала. Җәмәгать күзәтүчеләренең беркайчан да андагы урлашуларга аркылы төшкәннәре юк. Мәгариф турындагы яңа закон хәзер әти-әниләргә дә күзәтүче булырга мөмкинлек бирә. Күзәтүчеләрнең исә вәкаләтләре арттырыла. Алар хәзер имтихан эшләрен тикшергәндә дә карап тора алачаклар. Бу яңалык гаделлекнең артуына китерми, минемчә. Киресенчә, имтихан эшен тикшерүчеләр белән әти-әниләр арасындагы контактны җиңеләйтеп, баллар сату-алу конвейерын көйләп кенә җибәрәчәк. Авылдагы сыер савучы башкалага күзәтүче булып барыр микән, ә менә vip-әти-әниләр өчен менә дигән мөмкинлек бу. Рособрнадзор җитәкчесе алдагы елларда ук “С“ өлешен тикшергәндә, экспертлар ришвәт түләгән әти-әниләрнең балаларына балларны күтәргәннәр, башкаларныкын исә төшергәннәр дип рәсми рәвештә чыгыш ясады. Министр Ливанов алдагы җәйгә исә “С” өлешен тикшерү аралаш булачак, ягъни Чиләбе экспертлары Дагстанда, дагстанлылар Чиләбедә эшләячәк, дип белдерде. “Математиканың кушылучыларның урынын алыштыру сумманы үзгәртмәячәк“ дигән элементар законы бу очракта да гамәлдә калачак: Чиләбедә ришвәт алган белгеч, Дагстанга барып кына сатылудан баш тартыр дип уйлау – артык беркатлылык ул. “С” өлешен тикшерү вакытында тәртип бозулар бар, тик алар массакүләм түгел. Виплар гына балаларына балл өсти алалар бу этапта. Аннан соң “А“ һәм “В“ өлешләрендә хаталар күп булса, өченче өлешнең баллары белән генә ерак китеп булмый, түләнгән ришвәтләр файда бирми. Тест өлешен исә компьютер тикшерә һәм анысы инде, тәҗрибә күрсәткәнчә, гадел була. Димәк, имтихан барышында тәртип урнаштырылса, “С“ өлешендәге аз санлы каракларга, бәлки, түзеп тә булыр иде. Имтихан алу пунктларында исә гаделлекне видеокамера күзәтүеннән һәм телефон томалагычлардан башка урнаштырып булмый. Башка барлык бюрократик киртәләрне дә ришвәт ярдәмендә бик җиңел әйләнеп узалар. Мәгариф җитәкчеләренең сатылуы, педагогларның әхлакый түбәнлеккә төшүе – бик кызганыч һәм әрнеткеч күренеш, әмма чынбарлык шундый: ул күренеш хәзер массакүләм. Мәскәү Дәүләт университетының икътисад факультеты деканы Александр Аузан: “Безгә хәзер БДИда 90 балл җыйган һәм аттестаты начар булган абитуриентлар килә башлады.
1300 абитуриент без биргән өч мәсьәләне дә чишә алмады. Миңа Кавказ дип әйтеп тормагыз, без тикшердек: алар арасында мәскәүлеләр дә бар иде“, – ди. Кравцов та соңгы чыгышларының берсендә тәртип бозуларның барлык төбәкләрдә дә пропорциональ бүленүен әйтте. Быел җәй үткән имтихан нәтиҗәсендә меңнән артык кеше – административ, 408 кеше – дисциплинар, 5 иң явызы исә җинаять җаваплылыгына тартылган. Җәза тиеш, билгеле, тик аның урынына урлашу юлларын томалау яхшырак бит инде. Укытучысының яисә класс җитәкчесенең котыртуына бирелеп, имтиханга телефон белән кергән һәм, тотылып, аттестатсыз калган, теләгән вузына керә алмаган балаларны чын күңелдән кызганам мин. Телефон томаланса, үз мәнфәгатьләрен кайгырткан оятсыз педагоглар балаларны караклыкка этәрә алмаслар иде. Имтихан барышында мәктәпләр алдында куып чыгарылган балаларның күз яшьле драмалары да уйналмас иде.
Имтиханнар алдыннан бер ел тирәсе әти-әниләр һәм балаларның йөрәген боза торган психоздан котылу юлы да бар. Бердән, курку һәм стрессның 99,9 проценты урлашканда тотылу ихтималлыгын уйлап барлыкка килә. Бу инде сыналган нәрсә: карак тыныч яши алмый. БДИны бирә алмаслык укучылар исә күп түгел. Имтиханны бары тик теләгән укучылар гына һәм гадел атмосферада тапшырсалар, депрессиягә бөтенләй урын калмый. Имтихан алдыннан дулкынланулар булачак, әлбәттә. Тик анысы – кыска вакытлы һәм үтә торган нәрсә. Югары уку йортына кергәндә, моңарчы гел имтихан тапшырылды. Массакүләм психоз юк иде. Белоруссиядә әле дә шулай ул. Тестлы имтиханны бары тик вузга керергә теләүчеләр генә үтә. Имтиханны мәктәп укытучылары да, югары уку йортлары да алмый, бөтенләй башка принцип белән тупланган комиссияләр эшли. Урлашуга да юл куелмый.
Бездә исә ел саен гауга кубарып, җитәкчелекнең абруен төшереп үткәрәләр имтиханны. Балалар да гаделсезлек мәктәбен үтеп, ришвәткә һәм ялганга остазларыннан өйрәнеп чыгалар зур тормышка. Соңыннан моның тискәре нәтиҗәләре озак еллар буе үзен сиздерә. Хәзер вак авыллардан база мәктәпләренә килеп укучыларны икенче төрле “имтихан“ да көтә башлаган: зур авыллар мәктәпләрендә мәктәп рэкеты барлыкка килгән. Моның шулай булачагы көтелә иде инде. Җыелышта бу турыда да сүз булган. Өйгә кайтып елаган ананың күз яшьләренең тагын бер сәбәбе менә шул. Мәктәптә – рэкет, имтиханда – рэкет, ничек түзәрсең моңа?
Чыганак: http://vatantat.ru