Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” еллык конкурсында катнашучыларның һәм бизнесның бәйгегә карата елдан-ел кызыксынуы артуы, конкурс үткәрелгән чорда аның ышаныч яулавы турында сөйли. Бу хакта бүген конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
“50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан тугызынчы тапкыр үткәрелә. Быел җиңүчеләр һәм лауреатлар 8 номинациядә билгеләп үтелде. Конкурсның “Ак барс Банк”, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим” кебек партнерлары да үз призларын әзерләгән.
Илдар Халиков билгеләп узганча, ел азагында “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына йомгак ясау һәм премия тапшыру күркәм традициягә әверелде. “Быел 1, 5 меңгә якын кеше бәйгедә катнашу өчен заявка бирде. Бу, конкурста һәркем катнаша алуына ышаныч тууы турында сөйли. Бәйге уздырыла башлаганнан алып, күпме генә заявка кабул итсәк тә, ә алар барлыгы 10 меңнән артык, без бу конкурста теләге булган һәркемнең катнаша алуына ышаныч тудыра алдык”, - ди Премьер-министр. Ул идеяләрнең сыйфаты артуын, шулай ук федераль партнерлар, бизнес тарафыннан да кызыксыну үсүен ассызыклап узды. “Сезнең үзегезне күрсәтеп, идеяләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге тууы өчен шатмын”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков катнашучыларга.
“Перспектива” номинациясе лауреатларына һәм җиңүчеләренә бүләкләрне Хөкүмәт башлыгы кулыннан кабул итеп алу бәхете тәтеде. Номинациядә гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, вузларның 1-2 курс, башлангыч һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашкан.
ТР инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов журналистларга билгеләп узганча, быел бәйгегә Татарстанның барлык шәһәрләреннән, Россиянең 10 лап компаниясеннән, 2 чит ил ширкәтеннән 1415 заявка тапшырылган. Ул Россия Фәннәр академиясенең фәнни институтлары, югары уку йортлары, технопаркларының активлыгын билгеләп узды. Барлыгы 150 кеше җиңүче дип табыган һәм аларның һәммәсенә гомуми приз фонды 70 миллион сумны тәшкил итә. “Конкурсның тотрыклылык билгесе, аның нәкъ менә еллар үткән саен асылы үзгәрмәвендә чагылыш таба, бу аның уңышы турында сөйли. Шуны билгеләп узарга кирәк: быел беренче тапкыр, тапшырылган эшләрнең экспертизасы өчен Фәннәр академиясе җавап бирде. Быел шулай ук тәүге тапкыр Россиядәге башка үсеш институтларына өстәмә рәвештә, “Сколково” фонды катнашты. Алар үз экспертларын юллады, алар тарафыннан тыгыз эш башкарылды. Алар безнең гадәттәге приз фондына өстәмә төстә 1 әр миллион сумлык тагын 10 грант бүлеп бирде. Фонд вәкилләре сайлап алган җиңүчеләр “Сколково” резидентларына әйләнәчәк”, - дип билгеләп узды Айнур Айделдинов. Ул вузларга тукталып, аеруча Казан илкүләм тикшеренү-техник, Казан илкүләм тикшеренү-технологик, КФУ, Аграр университетларның активлыгына игътибарны юнәлтте.
Конкурска бигрәк тә мәгариф, авыл хуҗалыгы, экология, табигатьне куллану, азык-төлек сәнәгате, биотехнологияләр, нефть һәм газ юнәлешләре буенча заявкалар күп тапшырылган. Террорчылыкка каршы тору һәм куркынычсызлык буенча юнәлешләр буенча заявкалар аз күләмдә теркәлгән.
“Мәгариф инновацияләре”, “Инновацияләр старты”, “Наноимпульс”, “Хезмәттәшлек”, “Елның иң яхшы эшләнмәсе”, “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше”, “Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин, Россия нанотехнология җәмгыяте вице-президенты Борис Павлов, Россия Венчур ярминкәсе башкарма директоры Игорь Гладких һәм башкалар тәбрикләде.
Чыганак: http://www.tatar-inform.ru