Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Җирдә туган һәр баланың теге яки бу юнәлештә үз мөмкинлекләре, сәләте була. Яшь кешенең талантын ачу һәм үстерү – мәгариф системасының төп бурычларының берсе. Ә Актаныш гуманитар гимназия-интернаты үз канаты астына җыйган сәләтле балалар белән генә эшләп калмыйча, бөтен республиканың да яшь гыйлем сөючеләренә үзләре ясаган нәни ачышлар белән яшьтәшләрен таныштыру, зур галимнәр белән очрашып, аларның фикерен ишетү мөмкинлеген тудыра.
2013 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Актаныш гуманитар гимназиясе җирлегендә уздырылган “Без яшь, без сәләтле” исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясе әнә шул максатлардан чыгып оештырылды. Республика фәнни-гамәли конферениясендә Казан (Идел буе) федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Алабуга институты галимнәре К.С. Фәтхуллова, Н.О. Самаркина, А.М. Иргалина, Т.Ш. Гыйләҗев, Ф. З. Яхин, Г.М.Бурдина, Ф.В. Ребрина, З.В. Галлямова, М.Ф. Гильмуллиннар катнашты.
Фәнни чараның географиясе быел тагын да киңәйде, катнашучылар саны да артты. I турга җибәрелгән 409 эшнең 204 генә йомгаклау этабына үтте. Укучылар өчен барысы 11 секция эшләде. Аларның чыгышларын Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, шулай ук Федераль университетның Алабуга шәһәрендәге филиалы галимнәре бәяләде. Яңалык буларак, быел жюри эшендә гимназиянең алдынгы укучылары да катнашты.
Конференция барышында һәр чыгыш ясаучы 7 минут эчендә фәнни эшенең төп идеяләрен җиткерергә, аннары башка укучыларның һәм жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирергә тиеш иде. Асылда, барлык секцияләрдә дә җитди тикшеренү башкарылды: чыгышларга карата төрле фикерләр белдерелде, аларның фәнгә китергән өлеше бәяләнде.
Чара ахырында секцияләр буенча иң яхшы эшләр билгеләнде һәм урыннар чыгарылды, ә җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat