Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 нче елның 10 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда «Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциянең пленар утырышы Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә узды. Конференциядә катнашучыларны тарих фәннәре докторы, Казан федераль университы профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Таһиров Индус Ризак улы, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вәлиуллин Ренат Нәкиф улы, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы сәламләделәр. Тарих фәннәре докторы, тарих фәннәре докторы, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Таһиров Энгель Ризак улы, Татарстан фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Илдус Котдус улы, ТФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты керәшен һәм нагайбәк татарларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Макаров Геннадий Михайлович, Халыкара Педагогика академиясеннән галимнәр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан вәкилләр, Венгрия(Будапешт) һәм Франция – Париждагы татар диаспораларыннан чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Ислаев Фәйзелхак Габделхак улы, «Чын мирас» журналыннан филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, «Гаилә һәм мәктәп» журналыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов катнаштылар.
Секцион утырышлар Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда уздырылды. Чарада Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Яшел Үзән, Апас, Питрәч, Балык Бистәсе, Актаныш, Аксубай, Питрәч, Бөгелмә, Балтач, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай районнарыннан, Чуваш Республикасының Комсомольск районыннан 102 укучы, 192 укытучы катнашты. Конференциядә катнашучылар адресына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле - Әхмәтшин Шамил Камил улы һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасынан мөрәҗәгать алынды.
Секцияләр эше түбәндәге юнәлешләрдә төзелде.
Укучылар өчен:
- Россия дәүләтенең сәяси тормышында татар иҗтимагый эшлеклеләре;
- Россия империясенең сәүдә һәм сәнәгать үсешенә татар эшмәкәрләре керткән өлеш;
- татарлар хәрби хезмәттә;
- Урта Идел һәм Урал халыклары 1812 елгы Ватан сугышында;
- татарларда китап басу һәм мәдәният үсеше;
- Урта Идел һәм Урал халыкларының рухи үсешендә татар мәдәниятенең роле;
- татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне.
Укытучылар өчен:
- уку дисциплиналарын укыту кысаларында татар халкының Россия дәүләте үсешендәге ролен өйрәнүдә заманча фәнни-методик карашлар;
- шәҗәрәләр төзү эшенең теоретик һәм методик нигезләре;
-Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле;
-Идел буе халыклары тарихын өйрәнү буенча методик материаллар.
Конференциядә катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat