Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Татнефть-Арена” Боз сараенда төп Республика Яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар бәйрәм итте. 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр якынлашып килүче 2014 ел – Ат елына багышланган сценарий буенча сәхнәләштерелгән күренешеләрне тамаша кылды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков килде.
Боз сарае фойесында өстәмә белем бирүче балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре күргәзмәсе, шулай ук иҗади коллективлар һәм аниматорлар мәйданчыклары оештырылды. “Татарстанда хыяллар чынга аша” темасы буенча әзерләнгән Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Чараның төп идеясе – балаларның күңел түрендәге иҗади, спорт, инновацион теләкләренең чынга ашуы.
Чыршы бәйрәме республиканың “Дорога из города” бию театры студиясе, “Казан” бию ансамбле, “Мгновение” хореографик ансамбле, “Татарстан” хореографик коллективы, “Бисеринки” бию коллективының “Барби-коктейль” вокаль ансамбле, Украинаның “Минута славы” финалистлары, халыкара конкурс җиңүчеләре булган һава гимнастлары Олег һәм Юлия Поспелова һәм “Пицца” төркеме кебек танылган иҗади һәм спорт коллективлары – барлыгы 1 меңнән артык артист һәм эстрада җырчысы катнашында үткәрелде. Бәйрәмне алып баручыларның берсе Балалар Евровидениесе-2013 финалисткасы Даяна Кириллова булды. Ул тамашачыларга халыкара җыр бәйгесендә башкарган “Мечтай” композициясен бүләк итте. Чыршы бәйрәмен күңелле һәм җанлы үткәрүдә 100 дән артык волонтер ярдәм итте.
Сценарий ат белән бәйле күренешләргә, ассоциацияләргә бай булды. Алып баручылар Интернет челтәрендә эзләү юлында Троянский конь дип җыюга, сәхнәгә борынгы Грециягә – Олимпия уеннары ватанына мәдхия җырлауга корылган бию тәкъдим ителде. Аннары алып баручылар “сказочный конь”, “ход конём” кебек сүзтезмәләрне җыйды. Бу юлы рус ярминкәләре, шахмат тактасында фигуралар йөреше, аерым алганда, ат фигурасы үзәккә чыгарылган биюләр башкарылды. Татар аты “Аргамагым” җыры аша тасвирланды. Биюдә Борынгы Болгар, Алтын Урда җайдакларының атка атланып яуга чыгуы гәүдәләндерелде. Сценарий буенча төп образларның берсе – дага булды.
Алга таба сәхнәгә Кыш Бабай һәм Кар Кызы чакырылды. Кыш Бабай чыршының утларын кабызып, алып баручылар кулында булган даганың серен чиште. Табышмакның асылы шунда ки: дага борылган хәлдә Универсиаданы гәүдәләндерүче “U” ны хәтерләтә, ә янга таба боргач, ул 2014 нче елгы кышкы Олимпиада башкаласы Сочиның беренче хәрефе “С” булып күренә. Шул рәвешле, оештыручылар эстафетаны Казаннан Сочига тапшырды. Дага Сочида Олимпия уеннарында эшләячәк волонтерлар кулына тапшырылды.
Бәйрәм тамашасы тәмамлангач, Кыш Бабай сәхнәгә Татарстан Хөкүмәте башлыгын чакырды. “Биредә иң көчле, акыллы, перспективалы балалар җыелган. Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сез бирегә очраклы гына килмәгәнегезне аңлыйсыздыр. Сез төрле республика конкурсларында, физика һәм математика, химия һәм биология фәннәре буенча олимпиадаларда иң яхшылары булуыгызны, спорттагы казанышлар буенча да иң алдынгылары, җәмәгатьчелек эшләрендә иң активлары булуыгызны исбатладыгыз. Мин бүгенге залда булачак дөнья һәм олимпия чемпионнары, булачак Премьер-министр һәм Татарстан Президенты, һәм хәтта Нобель премиясе лауреатлары утыруына да шикләнмим”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков бәйрәм кунакларына.
Премьер-министр узып баручы 2013 нче елның Бөтендөнья студент уеннары тарихында иң яхшысы дип танылган Универсиада узуы белән, шулай ук республиканың башка җиңүләре белән истә калуын билгеләп үтте.
Илдар Халиков укучыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләп, Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен укыды. Анда шулай ук 2013 нче елның яшьлек, спорт, дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәме кебек истә калган XXVII җәйге Универсиада билгесе астында узуы билгеләп үтелә. “Сезнең күбегез Универсиадада волонтерлар һәм җанатарлар булып эшләде... Бүген республикада яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтә алуы, заманча белем алуы, лаеклы тормышка ирешүе өчен барлык шартлар да бар. Бүген республикага нәкъ менә сезнең кебек белемле, инициативалы, иҗади, стандарт булмаган карарлар кабул итәрлек кешеләр кирәк. Безне алда тагын да мөһим эшләр көтә. Үз-үзегезгә ышаныгыз, алдыгызга перспективалы максатлар куеп, аларны чынга ашыруга омтылыгыз”, - диелә тәбрикнамәдә һәм укучыларга укуында, җәмәгатьчелек тормышында уңышлар теләнә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru