Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Миңа аның турында язарга җиңел дә, бер үк вакытта кыен да. Җиңел, чөнки әлеге шәхесне мин шактый беләм, көн саен аралашам, өендә булам. Кыенрак, чөнки аңа булган олы хөрмәтемне, соклануымны һәм бары тик якын кешеләргә генә булган ярату хисемне тулысынча җиткерәлмәм, аңлаталмам шикелле. Сүз минем остазым, бүгенге көндәге терәгем Тәлгат Нәби улы Галиуллин турында бара.
Тәлгат Галиуллин. Бу исем татар җәмәгатьчелегенә, беренче чиратта, әдәбият галиме, иң оста тәнкыйтьчеләрнең берсе, филология фәннәре докторы, профессор, күп еллар дәвамында студентларга белем биргән укытучы, остаз буларак билгеле. Шул ук вакытта ул әле гаять актуаль проблемаларны күтәргән саллы-саллы китаплар, тирән эчтәлекле әсәрләр, замана чирләрен күп яклап ачарга омтылган хикәя, повесть һәм романнар авторы да, Г.Исхакый һәм Кол Гали исемендәге премияләр лауреаты да. Тәлгат абыйны мин тормышта кайсы гына өлкәне генә алмасын, нинди генә эшкә тотынмасын, шул юлда да уңышлар яулый алучы, хәтта әйдәп баручы шәхесләр арасына кертер идем. Моңа аның тормыш юлы, үткәне һәм бүгенгесе дә дәлил булып тора.
Т.Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык, аннан күрше Яңа Әлмәт авылында унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, заманында Хәсән Туфан йөргән Урал якларында була, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәрендә аллюминий заводында эшләп ала. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент, 1962 елның маеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих иститутында кече гыйльми хезмәткәр вазифаларын үти. 1965 елда яшь галимне Алабуга педагогия институтына күчерәләр, татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр укытуны тапшыралар. 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1971-1986 елларда Тәлгат Галиуллин – Алабуга педагогия институтының ректоры. Нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда бу уку йорты республика мәктәпләрен зыялы укытучылар белән тәэмин иткән алдынгы белем учагына әверелә. 1981 елда галим Алма-Атада докторлык диссертациясен уңышлы яклый, аның хезмәтенә, фикерләү сәләтенә, дөньяга һәм әдәби торышка үзенчә бәя бирә белүенә төрки дөнья галимнәре дә соклана. 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала. 1986 елда Казанга әйләнеп кайта һәм Казан дәүләт педагогия университетының әдәбият кафедрасында укыта. 1988 елда Казан дәүләт университетына эшкә чакырыла. 1989 елда аңа татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә милләтебезне менә дигән кадрлар белән тәэмин итә алган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыруны тапшыралар, 2000нче елга кадәр шунда декан булып эшли. Бүгенге көндә ул – университетының укыту методикасы һәм хәзерге әдәбият кафедрасы мөдире. 1991 елдан бирле галим РФның милли телләр һәм әдәбиятлар буенча диссертацияләр яклау советы рәисе дә. Әгәр дә бүгенге көндә безнең азмы-күпме галимнәребез-зыялыларыбыз бар икән (ә биредә фикере сай, татар теленә һәм әдәбиятына битараф булган кешеләр якланмый да), татар дөньясы нәкъ менә Т.Галиуллинга, аның җитәкчелегендәге советка рәхмәтле һәм бурычлы дип саныйм.
Әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен аңлаган, тойган тәнкыйтьче буларак, Тәлгат Галиуллин милли матбугатта алтмышынчы еллар уртасында күренә башлый. Әлбәттә, беренче чиратта ул – шигърият белгече. Аның бер-бер артлы Х.Туфан, С.Хәким, С.Баттал, Ә.Фәйзи, С.Сөләйманова, Ә.Баян, И.Юзиев, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗан, Р.Фәйзуллин, Р.Харис һәм башкаларның иҗатларына багышланган фәнни әзерлекле мәкаләләре дөнья күрә. ХХ гасыр поэзиясенең үсеш закончалыкларын ачуга багышланган мондый тикшеренүләр соңрак “Яңа үрләр яулаганда”, “Еллар юлга чакыра”, “Безнең заман – үзе җыр”, “Илһам чишмәләре”, “Шагыйрьләр һәм шигырьләр”, “Дәвамлылык”, “Гомер учагы”, “Шигърият баскычлары”, “Шәхесне гасырлар тудыра” кебек җыентыкларның нигезен тәшкил итә. “Звдравствуй, поэзия”, “Дыхание времени” кебек хезмәтләре рус телендә чыгып, татар әдәбияты, аның хасиятләре белән башка милләтләрне, халыкларны да таныштыру ягыннан гаять әһәмиятле роль башкара. Минем фикеремчә, алтмышынчы елларда татар шигъриятенә ургылып, язгы ташу булып килеп кергән “Фәйзуллинар буыны”н танытуда Т.Галиуллинның да өлеше зурдан булгандыр.
Гомумән, Тәлгат абыйның эшләү сәләтенә, егәренә сокланып туймаслык. Заманында Гариф Ахунов бу турыда болай дип язган иде: “Эшләгән эше аның таулар кадәр”. Әйтерсең, галимнең үз нәшрияты, басмаханәсе бар, һәр ел саен диярлек “Мәгариф”, Татарстан китап нәшриятләрендә, “Идел-пресс”та, башкаларында аның төрледән-төрле темаларны күтәргән, татар әдәбиятының узганы, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларны үз эченә алган саллы-саллы китаплар чыгып тора. Галимнең теле дә үзенчәлекле: ул, бер яктан, тикшеренүләрен фәнни өслүбтә яза кебек, икенче карыйсың, анда Европадан кергән чуар-чуар терминнар да юк, аларны үзебезчә, татарча итеп яза, чагыштыруларына, фольклордан ук килгән сөйләменә шаккатасың. Шуңа аларны укуы да, кабул итүе дә җиңел.
Татар теленең матурлыгына мөкиббән китеп, нәзакәтле итеп яза белүе, мөгаен аны әдәби әсәрләр иҗат итүгә этәргәндер дә. Т.Галиуллин – 1972 елдан Язучылар берлеге әгъзасы да бит әле, үзен үзенчәлекле язучы итеп таныткан популяр әсәрләр авторы да. Язучы буларак, ул татар әдәбиятына кыю истәлекләре (“Замана балалары”, “Дәгъва” китаплары), үз тормышының берәр мизгеленә сатирик-тәнкыйди күзлектән карап уйланырга мәҗбүр иткән хикәяләре белән килеп керә. “Замана балалары” китабы (1993) публицистика белән сәнгатьлелек синтезының уңышлы тәҗрибәсе булды. Автор бу әсәрендә Татарстанның элеккеге җитәкчеләре турында, исем-фамилияләрен әйтеп, кыю рәвештә аларның кылган гамәлләре турында бәян итә, үз фикерен белдердә. Соңрак ул үзен автобиографик жанрда сынап карый – “Гомер тәлгәшләре” дип аталган повесть язып бастыра. Әсәрләрен укып чыккан Гариф Ахуновның сүзләрен еш искә ала ул. Баксаң, олуг әдип аңа “Синдә прозаик җылап ята икән”, дип әйткән булган икән. Тәлгат абыйның әсәрләре шул дәрәҗәдә тормышчан ки, аларның теләсә кайсы буенча рәхәтләнеп менә дигән кинофильмнар төшерергә мөмкин. Язучының барлык әсәрләре өчен дә уртак сыйфатларның берсе – үткәндәге һәм хәзерге вакыйгаларга бүгенге көн күзлегеннән килеп бәя бирү, киная, ирония, юмор, төрле сурәтләү чараларын мулдан куллану. Язучының таланты исә тулы мәгънәсендә бүгенге яшәешебезне сурәтләгән, заманның төп чирләрен ачып салган “Сәет Сакманов” трилогиясендә аерым ачык күренеп тора. Соңгы елларда китап укучылар арасында мафиозниклар, бандитлар турында, детектив әсәрләргә мөккибән китүчеләр арта бара. Т.Галиуллин, татар әдәбиятында беренчеләрдән буларак, нәкъ менә шулар турында, ләкин милли җирлектә, татар егет-кызларының гамәлләре, тормыштагы асыл кыйммәтләре турында язуы белән зур популярлык казанды. Әле күптән түгел генә әлеге триллогия Мәскәүдә “Ночные дороги” исеме астында да дөнья күрде, рус укучысына барып иреште. Кем белә, Казанда булдыра алмаганны, бәлки Мәскәүдә бу әсәр буенча филь төшерелер (юкка гына китап тышлыгында Чулпан Хәмәтова үзе сурәтләнмәгәндер кебек тоела).
Тәлгат абыйның тагын бер сыйфатын әйтмичә калдыра алмыйм. Ул – гаять кешелекле, игелекле, изге күңелле кеше. Иманым камил: ошбу раслау астында мин генә түгел, аның белән хезмәттәшлек иткәннәр дә, тәнкыйтьченең мәрхәмәтле сүзенә-каләменә эләккән шагыйрьләр-язучылар да, гап-гади студентлар да кул куячак. Янындагыларга ярдәмчел кулын сузу дисеңме, гаиләсен, туганнарын барлап-санап яшәве дисеңме, авылдашлары-райондашлары язмышын кайгырту дисеңме (нәкъ менә аның тырышлыгы, күпләр белән тартышуы нәтиҗәсендә әнә Нурлатта да татар гимназиясе ачарга булганнар, ниһаять), үз җитәкчелегендә эшләгән студентлар-аспирантларны яхшы гына эшләргә урнаштырып, аларның тормышлары белән кызыксынып торуы дисеңме – һәрхәлдә, Тәлгат абыйның игелеген күреп, фатихасын татып яшәүчеләр мин генә түгел. Аның тормыш девизы да “Таш атканга да, аш белән ат” принцибына нигезләнгән. Ә аны бу фани дөньяда рәнҗетүчеләр дә, үпкәләтүчеләр дә шактый булган һәм очрап тора. Ләкин остабыз андыйларга ачу сакламый, куенында таш йөртми, үч итәргә алынмый. “Тормышта андыйлар да булырга тиеш” кебегрәк фәлсәфи карашта тора кебек.
Шөкер, галим һәм язучы бүгенге көндә дә исән-имин яшәп, бертуктамый эшләп йөри, ел саен диярлек китап артыннан китап чыгарып тора. Без, аның күпсанлы шәкертләре, шулай ук коллегалары туган көне белән котлыйбыз. Тәлгат абый, киләчәктә дә сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез, иҗат чишмәгез савыкмасын, халкыбызга эшләү дәрте сүнмәсен-сүрелмәсен. Юбилеегыз белән! Ленар Сафин.
Чыганак: www.intertat.ru