Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тарихыбызны үзебез сакламасак, аны кем саклар, кем белер? Әлеге сорау «Татмедиа»да узган фәнни-гамәли конференциядә яңгырады.
«Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышланган конференциянең пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова; ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Татмедиа» вәкилләре, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, мөгаллимнәр фикер алышты.
Үзенең чишмә башыннан ук милли тәрбия, милли мәгариф мәсьәләләрен киң яктыртучы олуг басманың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сүз барган очрашуда Татарстан журналистлары узаманы Римма Ратникова «Мәгариф» юбилеен журналистлар гаиләсендә уздыруны уңай бәяләде. Әлеге басма белән кечкенәдән таныш икәнлеген сөйләп узды. «Мәгариф» журналы дөньяга чыга башлаганнан бирле, халыкны агарту белән шөгыльләнә. Биредә эшләүче журналистлар да башкаладан аерылып тора. Биредә журналист һөнәренең серләрен белүчеләр генә түгел, ә мәгариф өлкәсендә дә иркен фикерли торган каләм әһелләре эшли. Йөз ел дәвамында, бигрәк тә төрле реформалар чорында мөгаллимнәргә фикердәш булып, аларга ярдәм итеп яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар», – диде Римма ханым мәгарифчеләр турында.
Чал тарих сынаулары аша узган «Мәгариф» журналының олуг юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция дәүләт эшлеклеләре, педагог һәм журналистларның фикер алышу мәйданын хәтерләтте. Кемнәрдер татар матбугаты тарихына сәяхәт кылды, кемнәрдер журналның төп вазифаларын санап узды.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә, «Мәгариф»не Татарстанның төп журналы дип атады. «Һөнәри материаллардан тыш, журнал битләрендә милли мәгариф, халык педагогикасы темаларына мәкаләләр, тәрбия мәсьәләләрен кузгаткан әдәби әсәрләр бастырырга киңәш итәм. Укытучы да җанлы кеше, аның да мәшәкатьләрдән арынып кызыклы хәлләр турында язмалар укырга теләге юк түгел. Мәктәп тормышында булган гыйбрәтле, кызыклы хәлләрне яктыртып барырга кирәк. Әдип журнал битләрендә тел мәсьәләләренә багышланган рубрика, шәхесләр, дәрес үрнәкләрен бастыру да комачау итмәс», – дип үз тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук Разил ага Сингапур методы турында да фикерен әйтте. «Сингапур тәҗрибәсе яхшы, ләкин безгә үзебезнең милли традицияләребезне торгызып, үз методларыбыз буенча белем бирергә кирәк. Гәрчә, башкаларныкын белеп тору мөһим булса да. Милли мәгарифтән башка бер генә ил үсешен дә күз алдына китерү мөмкин түгел. Заманында мәгариф телне, мәдәниятны саклап калган. Хәзер милли мәгарифебез үзе саклауга-яклауга мохтаҗ». Хәер, яклау дигәннән милли мәгариф кенә түгел, шул өлкәдә эшләүче педагог, милли журналистларга да ул яклау җитеп бетми.
Коллегиядә журнал укучыны җәлеп итү уңаеннан инновацияләр куллану, шулай ук укытучыларга аралашу мәйданы булдыру зарурияте дә ассызыклап үтелде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа оешкан Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова «Мәгариф» журналы битләрендә заманча технологияләрне кулланып эшләү тәҗрибәсен уртаклашу, өйрәтү дәресләре бирү, укытучыларга аралашу мөмкинлеге тудыру, журналның электрон версиясе аша педагогларга күбрәк мәгълүмат җиткерү тәкъдимен кертте.
Бүгенге көндә белем бирү өлкәсендә тормышта үз урынын таба алырдай, үз иленең ватанпәрвәр шәхесен тәрбияләү бурычы тора. Димәк, ил тарихын, ана телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен танучы, аны хөрмәт итүче буын тәрбияләү дигән сүз.
«Март аенда «Мәгариф» журналының сайты эшли башлаячак. Журнал эшчәнлегендә, чыннан да зур үзгәрешләр көтелә. Басманың яңа электрон версиясен булдыру да каралган. «Татмедиа» домен алып бирү өлкәсендә ярдәм күрсәтергә уйлый. Бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белән ике арадагы медиа сәясәтне кору мәсьәләләрен, һәр як мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәргә тиеш», – ди «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева.
Юбилей уңаеннан оештырылган чараларның икенче өлеше Татарстанның Журналистлар берлегендә дәвам итте. «Туган телне өйрәтүдә заманча технологияләр» дип аталган түгәрәк өстәл тирәсенә шулай ук татар тормышына, татар мохитына битараф булмаган шәхесләр җыелды. «Ана теле» онлайн-мәктәбенең бүгенге эшчәнлеге белән Кадрия Фәтхуллова таныштырды. Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли торган онлайн мәктәбендә бүгенге көндә 10 меңләп кеше шөгыльләнә. Шуларның 8 меңе – Россиядән булса, калганы чит илләрдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар икән. Быел әлеге проект Татарстан мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да файдалану өчен тәкъдим ителгән.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук, интернет ресурслар тулы көчкә куланылмый дигән фикер дә яңгырады.
Татарстанда татар телен, әдәбиятын үстерү программасы кабул ителде. Аның нигезендә җиде елга 1 миллиард сум акча каралган. Быел аның 167 миллионы тотылачак. Татарстанның һәрбер районында мәктәп, балалар бакчаларында ана телен укыту ресурслары булдырылган һ.б. Быел татар теле буенча халыкара олимпиада оештырыла. Анда Россиянең 26 субъектыннан һәм 10 чит ил вәкилләре катнашкан. 26 апрель көнне әлеге олимпиадага йомгак ясалыр дип көтелә. Җиңүчеләрне Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында алкышларга җыеналар.
Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр, дигән гыйбарә яши халыкта. Чынлыкта без аны кадерлибезме соң? Хәтта конференциядә өләшенгән пресс-релизны да фәкать рус телендә генә әзерләгәннәр. Ә бит мондый очраклар адым саен. Күпме акчалар сарыф итеп без онлайн-мәктәпләр аша кемнәрнедер татар теленә өйрәтергә тырышабыз, ә үзебезнең Казаныбызда ана теленә караш аяныч хәлдә түгелме соң? Бу очракта мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның сүзләре искә төшә: «Рус балаларының татарча сөйләшүе түгел, татар балаларының үз телләрендә аралашуы кирәк миңа»...
Чыганак: http://intertat.ru/tt