"ӘТКӘЙГӘ ХАТ" ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК
«Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне»
Тарих тынды, әткәй, синең өчен
Кырык өчнең июнь аенда.
Сиңа сөйләр хәлләр шактый әле,
Син күрмәдең Җиңү маен да.
Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне...
Рәшәткәгә әнкәй сөялеп:
«Исән кеше кайтыр, безнең генә
Кайтмас...» — диде яшькә төелеп.
Авыз тутырып «әткәй» диялмыйча,
Яшьтән ятим калган балалар: —
Күп әтиләр кайтты, нигә кайтмый
Минем әти? — диеп калалар.
...Бу ятимнәр соңгылары булсын.
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча чыгарылган "Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар)" аудиоҗыентыгыннан алынды.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| Әткәйгә хат.mp3 (шигырьне Фоат Галимуллин укый) | 1008.85 Кб |
- Әдәби мирас тибы: