Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Музейларга йөрүчеләр арткан?
Гөлназ Талипова
3 мар 2014 - 13:34

Музейларга йөрүчеләр арткан?

Яңалык

Музейларга йөрергә яратмыйбыз шул. Музейчыларыбыз төрледән-төрле күргәзмәләр, чаралар, дәресләр оештырып торса да, анда йөрүчеләр саны канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Музей ишеген дәүләт башында торганнар да сирәк ачып керә...

Мәдәният елына Татарстан мәдәният оешмалары җиң сызганып тотынды. ТР Мәдәният министрлыгының музей эше үсеше бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин да музейларыбыз Мәдәният елы белән бәйле бай чараларга әзер, дип белдерә. Татарстанда барлыгы 129 музей бар. Башкалабызда урнашкан Горький, Боратынский, Ленин, Толстой ядкәрханәләрендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Ә татарга үтә дә якын булган Г. Тукай музеенда әле ул башланмаган да. Хәер, мәдәният министрлыгының еллык утырышында Татарстан Президенты ярдәм итәргә ышандырды.

Татарстан министрлыгы белдергәнчә, соңгы елда музейга йөрүчеләр саны арткан. 2012 ел белән чагыштырганда, 2013 тә экспозиция, күргәзмәләр аша тарих белән танышучылар 18 процентка үскән. «Тарих белән кызыксынучылар арта, тик менә музей эшчәнлеген яктыртырга теләүче журналистлар саны гына кими. Ни хикмәттер, музейларда матбугат очрашуларына коллегаларымны җыю кыенлаша бара», – ди Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова.

Музей хезмәткәрләре шәхсән үзләре халыкны җәлеп итү максатыннан һәр төрле алымнар кулланып эш итә. Мәсәлән, Милли музей урынбасары Светлана Измайлова төрле шәхесләргә багышлап оештырылган укулар форматын үзгәртәчәкләрен белдерә. Ягъни укулар кемнәрнең дә булса чыгышларыннан гына түгел, ә музыкаль программалар, «түгәрәк өстәл» ,яңа экспозицияләр хакында фикер алышулардан да торачак. Үз эшенең осталары, студентлар да төрле презентацияләр дә үткәрергә ниятлиләр.

Татарстанның Милли музее ел әйләнәсендә төрледән төрле акцияләр оештыру белән мәшгуль. Хәзерге вакытта да «Татарстанның музей язы» акциясенә әзерләнәләр. «Музей коллекцияләре берләштерә» дип исемләнгән проектта республика һәм Казан музейлары берләшәчәк. Мондый эчтәлекле акцияләр Россиядә, чит илләрдә еш үткәрелә. Музей коллекцияләрен җәмгыятьтә танытуга, популярлаштыруга, шулай ук, эчке туризмны җәелдерүдә дә мөһим.

«Соңгы елларда музейга килүчеләр саны чыннан да сизелерлек артты. Агымдагы елның ике аенда аеруча мәктәп яшендәге балалар актив йөрде. Россиянең төрле шәһәрләреннән дә килүчеләр җитәрлек. Залларыбыз буш тора дип әйтә алмыйбыз, чөнки без һәрвакыт нинди дә булса кызыклы проектлар уйлап табып эшлибез. Студентлар өчен дә аерым акцияләр узып кына тора. Әле менә «Май чабу» бәйрәмнәрен гөрләттек. Халык андый чараларны аеруча ярата», – дип хәбәр иттеләр Intertat.ru газетасына Милли музейның матбугат үзәгеннән.

Чыганак: http://www.intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1019
  • БастыруБастыру

Белем радиосы - Радио Белем

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Татарстан – туган илем (Норлат)
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2015) ресурслар
Татарстан – туган илем
Гайфуллина Әлфинә Вәзир кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- тур һәм экскурсияләр;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках");
- уңайлы рассылка.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
21 600 0 Аудио
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
46 306 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

chulpan.karimova сурәте
chulpan.karimova
Гөлназ Рәшитова сурәте
Гөлназ Рәшитова
Zagider сурәте
Zagider

Хәзер online: 1 кулланучы

  • root
Copyright © ООО "Белем.ру", 2023. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑