Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Сөембикә кайтты... сәхнәгә
Гөлназ Талипова
4 мар 2014 - 19:09

Сөембикә кайтты... сәхнәгә

Яңалык

Чиле-пешле көнкүреш комедияләреннән туйган татар тамашачысына җан азыгы булырдай куелыш тәкъдим ителде. Тарихи мирас һәм үткәннәребезне искә төшерү максатыннан уйланырдай, фикер кузгатырдай трагедия карадык. Узган атнада К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Соңгы риваять» спектакленең премьерасы булып узды.

Театрга килгән тамашачыны фойега куелган картиналар каршы алды. Килүчеләр залга узганчы ук рәссамнар Рифкать Вахитов һәм Равил Заһидуллин рәсемнәре аша Казан ханлыгы чоры мохите белән таныша башлый, хисләрен билгеле бер тарихи дулкынга көйли. Театр җитәкчелегенең бу адымы халыкны, бигрәк тә яшь буынны агарту йөзеннән үзен тулысынча аклый.

Казан ханлыгы турында тарихта мәгълүмат аз саклана. Дәүләт юкка чыгарылганнан соң рухи мирас яндырыла, вәйран ителә... Әмма режиссерның бу өлкәдә эзләнгәне сизелә. Гади генә сәхнә бизәлеше үк шул чорны күзалларга мөмкинлек бирә. Сәхнә уртасына урнаштырылган ханбикә тәхете өстендә ай күзгә ташлана. Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызына ишарә кебек бу.

К.Тинчурин театрының баш режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин пафослылыктан качкан, сәхнә бизәлеше, беренче карашка, гади генә. Һәм шул гадилек Сөембикәне гади кеше буларак сыйфатларга мөмкинлек тә бирә шикелле.

Вакыйгалар сөрешенең төп җебен югалтмыйча, шул ук вакытта күп сүзле озын монологлар белән дә ялыктырмыйча, әсәрне тамашачыга ярып сала, ачып бирә алган тинчуринлылар. Шул максаттан ике якның бәрелешен гәүдәләндергән сәхнә сугышлары, идән асты мәктәпләрендәге дәрес күренешләре дә спектакль тукымасына отышлы рәвештә кереп китә.

Рәшит Заһидуллин моңарчы да тарихыбызга мөрәҗәгать иткәләде (ул Нурихан Фәттахның «Итил су ага торур» трагедиясен куйган иде). Шулай итеп, ул үзен тарихи әсәрләргә курыкмыйча алынучы режиссер буларак танытты. Режиссер сүзләренә караганда, спектакльнең максаты Казан ханлыгы чорында хакимият тирәсендәге интрига, икейөзлелекне күрсәтү. Биш гасырга якын дәвер узса да, тәхет тирәсендә ыгы-зыгы шулай ук дәвам итә. Сәхнәдә сүрәтләнгән вакыйгаларны Украина фаҗигасы белән чагыштырып утыручылар да булды...

Татар тамашачысы күптәннән театр сәхнәсендә Сөембикә-ханбикәне зарыгып көтә иде. Бу рольне артист Гүзәл Гайнуллина башкарды. Гүзәл-Сөембикә безгә сылу, шул ук вакытта горур, батыр, зирәк ханбикә образын китереп бастырды. Күкрәк түреннән чыккан ышанычлы тавышы да, затлы хәрәкәтләре дә, һәрбер ишарәсе дә иркен далада үскән, юрагаларда юырткан нугай кызыныкы – татар бәгыренә кереп утырган Ханбикәнеке. Трагедиянең авторы Сөембикәне гадел, зирәк ханбикә итеп тасвирлый. Үз чиратында Гүзәл Гайнуллина да шушы трактовкага хилафлык китермәгән.

Зөлфәт Закиров башкаруында Князь Серебряный да шактый органик табигатьле, актер тарафыннан ярыйсы гына хезмәт салынган образ. Аның Шаһгали белән итәк астыннан ут йөртеп, үз сәясәтен үткәргәндә: «Безгә ил кирәк, җир кирәк, ә ханы, тәхете нигә? Халкы нәрсәгә кирәк?» – дигәне гасырлар аша да салкынлыгы белән җанны куыра торган авыр сүзләр...

«Спектакль ошаса – артистны мактыйлар, ошамаса –режиссерны гаеплиләр... Һәр ике очракта да драматург искә алынмый», - дип язган Антон Чехов. «Соңгы риваять (Сөембикә)» трагедиясен театрга язучы Мәдинә Маликова китергән. Мәдинә ханым әлеге тарихи әсәре белән татар халкына үз Сөембикәсен кайтарды...

Композитор Радик Сәлимовның музыкаль бизәлеше дә әсәр геройларының психологик кичерешләрен тоемларга ярдәм итә. Иң соңгы күренештә Мәрхәбә авызыннан «Казан алынган турындагы» бәет башкарылу тирән ишарә итеп кабул ителә. Без мирасыбыздан киселгән идек, каһарман ата-бабаларыбыз турында телгә алырга да ярамаган дәверләр, заманнар булды. Ә татар баласы барыбер ул чорны, данлыклы Сөембикәне, Казан ханлыгының соңгы көннәрен бәет-мөнәҗәтләр аша белеп яшәде бит!

Театр тәнкыйтьчеләре, әлбәттә, спектакльнең «төерләрен» табар. Әмма татар халкы үз Сөембикәсен зарыгып көтеп алды. Спектакль тәмамланганнан соң, тамашачы артистларны сәхнәдән җибәрмичә, озак алкышлап торды. Сөембикә образы - татар халкының җан ярасы да, азатлык символы да. Ул - безнең милләтнең бәгырь түрендә Тукай белән янәшә утыра торган газиз бер зат. «Соңгы риваять» спектакле нәкъ шушы «ноктага басты». Биш гасырга якын вакыт узып барганда кабат җан ярасын искә алып, буыннардан-буыннарга күңел түрендә саклап килгән затлы Ханбикәсен сагынып яшь түкте...

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 2708
  • БастыруБастыру

Белем радиосы - Радио Белем

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

[б]-[п] авазларын чагыштырып ныгыту (логопедия: 4 сыйныф)
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2016) ресурслар
[б]-[п] авазларын чагыштырып ныгыту (логопедия: 4 сыйны...
Габдрахманова Нурия Равил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- тур һәм экскурсияләр;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках");
- уңайлы рассылка.

Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф"
41 602 0 Аудио
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух. I бүлек
37 337 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

chulpan.karimova сурәте
chulpan.karimova
Гөлназ Рәшитова сурәте
Гөлназ Рәшитова
Zagider сурәте
Zagider

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2023. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑