Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Республика яшьләр форумы-2013”нең йомгаклау күргәзмәсендә булды. Биредә яшьләрнең иң яхшы проектлары урын алган иде.
Казан теннис академиясендә үткән әлеге чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР министрлыклары, төрле тармаклар буенча эшчәнлек алып бара торган предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы форумны 4 нче ел рәттән үткәрә. Аның кысаларында сәләтле яшьләрнең инновацион, социаль яктан әһәмиятле, файдалы идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудырыла.
Катнашучыларның яше 16дан алып 30га кадәр. Быел форумда катнашуга 1102 заявка җибәрелгән, әмма йомгаклау өлешенә 46 проект кына чыга алган. Алар эчтәлеге буенча 8 төркемгә бүленеп, “Яшьләр фәне һәм инновация”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин эшмәкәр”, “Инициатива”, “Куркынычсызылык”, “Илһам”, “Мәгълүмат агымы”, “Киләчәккә старт” мәйданчыкларында тәкъдим ителде. Премьер-министрга һәр проектның асылын аңлаттылар һәм идеяләренең җәмгыятькә китерәчәк файдасы турында сөйләделәр.
Әйтик, “Мәгълүмат агымы” мәйданчыгында И. Халиковны “Smart Parking” исемле проект кызыксындырды. Проектның авторлары - IT-лицейның 9 нчы сыйныф укучылары. Алар кулланучыларга парковкаларда машина кую өчен буш урын табарга ярдәм итә торган мобиль кушымта уйлап чыгарган. Программаны айфоннарга да, смартфоннарга да урнаштырып булачак. Әлеге уңайдан, Илдар Халиков укучыларга проектны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән файдаланылышка кертү өстендә эшләргә тәкъдим итте.
Премьер-министрны “Инициатива” мәйданчыгында тәкъдим ителгән “Иң зур бүләк – балалар елмаюы” проекты да кызыксындырды. Аның төп яңалыгы – физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга атынгычлар булдыру. Проектның авторлары Належда Буянкина һәм Гадел Җәләев сүзләренчә, әлегә атынгычларны сынап карау мөмкинлеге булмаган – сызымнары гына әзер. Шулай да, Европа илләрендә атынгычларның төрдәшләре бар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайланма бернинди кыенлыклар да тудырмаячак дип уйлыйлар. ТР Хөкүмәте башлыгының идеяне хуплавы, тиздән Татарстанда да бу җайланмаларны табып булачагына өметләндерә.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспирантлары яңа төрле материалдан йорт түбәләре тәкъдим итте. Аларның сүзләренә караганда, мондый түбәләр үзләренең чыдамлы һәм “озын гомерле” булуы белән аерылып тора. “Түбәләр модификацияләнгән үзе тыгызлана торган бетоннан эшләнгән һәм су үткәрми”, - диде проектны тәкъдим итүчеләр.
Экспозицияләрне караганнан соң, Илдар Халиков талантлы яшьләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләргә, идеяләрен тормышка ашыру өчен, 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча бирелде.
“Финалга бары тик иң яхшы проект авторлары гына үтә алды. Татарстан кебек нефть химиясе һәм машина төзелеше белән шөгыльләнүче регионда мондый конкурслар үткәрми булмый. Кызыклы идеяләр генә түгел, яңа энергия, фикерләр һәм энтузиазм тусын иде”, - дип башлады Премьер-министр чыгышын.
И. Халиков соңгы өч ел эчендә катнашучыларның саны ике мәртәбә артуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, биредә эшләрен тәкъдим итүчеләрнең барысы да бик талантлы. “Катнашучылар мине аптырашка калдырды, чөнки монда тәкъдим ителгән күпчелек әйберне мин белмим һәм аңламыйм. Ничек соң болай ?! Шундый яшьләр үзләре шөгыльләнә торган өлкәдә синнән күбрәк белә!” - диде ул, соклануын белдереп.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru