Равил Фәйзуллин
Равил Фәйзуллин Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан -“Казан утлары” журналының баш мөхәррире.
Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Поэзия мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.