Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиадага йомгак ясалды
Гөлназ Талипова
30 апр 2014 - 15:52

Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиадага йомгак ясалды

Яңалык
Казан

Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиаданың җиңүчеләре мәгълүм булды. Беренче, икенче, өченче урыннарны, Гран-при яулаган укучылар, студентлар олылап Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хөрмәтләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Тантанада иң элек Гран-при ияләре игълан ителде: алар Япониянең Токио шәһәрендә чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Яшьләрнне Президент Рөстәм Миңнеханов котлады.

Бүләкләү чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Олимпиадада җиңүчеләр хөрмәтенә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның танылган җырчысы Ришат Төхфәтуллин чыгыш ясады. Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан адажио тәкъдим ителде. Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары Г. Тукай иҗатыннан шигырьләр башкарды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, онлайн-тест язу режимында узды. 9-25 нче декабрьдә узган дистанцион турда Россия, Таҗикстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия, Бельгия, Кытай, Япония, БГӘ, Австралия һәм Канада илләреннән якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 300 катнашучы белемнәрен сынауны Казанда дәвам иттерде. Нәтиҗәдә, беренче, икенче һәм өченче урыннарга җиңүчеләр итеп, 18 әр укучы билгеләнгән.

Беренче урыннарны яулаучыларны ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлады. “Олимпиадада катнашучылар арасында дөньяның кайсы гына иленнән вәкилләр юк, бу бик зур горурлык хисе уята. Димәк, татар теле бар һәм ул яши. Без, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, аның үсешен кайгыртып, көчебездән килгәнне эшләргә тиешбез”, - дип белдерде министр һәм Олимпиадага килгән укучыларга һәм студентларга рәхмәтен җиткерде. Ул республикада ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен укытуга атнага 5 шәр сәгать вакыт бүлеп бирелүен искәртеп узды.

Энгель Фәттахов балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, сыйфатлы белем бирү өчен укытучыларның кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тиешлеген басым ясап әйтте. “Без балаларга матур итеп белем бирергә тиешбез, минемчә, бер ата-ана да баласының татар телен белүенә каршы түгел”, - дип, ул татар теленең төрки телләргә керүен искәртеп узды. Министр билгеләп үткәнчә, бу чараның әле башлангычы гына. Киләчәктә Олимпиадада катнашучылар саны артып, тантаналарны тагын да мәһабәт, зуррак сыйдырышлы биналарда үткәрергә язсын, дигән теләктә калды ул. “Без мондый чараларны олылап уздыру мәртәбәләренә лаек халык. Киләчәктә, шәт, рус теле буенча олимпиадалар да шулай күркәм төстә оештырылыр. Бүгенге тантана шундый гүзәл залда үткәрелеп, анда катнашырга Татарстан Президенты да килгән икән – бу үзе күп нәрсә хакында сөйли. Алга таба Олимпиада биремнәрен, номинацияләрен тагын да кызыклырак итәчәкбез, шуңа күрә, әзерләнегез һәм катнашыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов укучылар һәм студентларга. Ул чараны оештыруда катнашкан Казан федераль университетына рәхмәтен җиткерде.

Олимпиадада беренче урын тәтегән бәхетлеләр арасында, чит ил студентлары Айсылу Шахин (Төркия), Алиму Аэржэмань (Кытай), Мәрьям Галләмова (Казакъстан), Наилә Гобәйдуллина-Вебер (Америка), Россия студентлары Руфинә Габдрахманова (Казан), Илһам Галиуллин (Казан), Надежда Севастьянова (Яр Чаллы), Динә Насретдинова (Мәскәү), шулай ук мәктәп укучылары Алинә Сүлтиева (Башкортстан), Илназ Фазлетдинов (Башкортстан), Алия Янбарисова (Башкортстан), Линиза Исмәгыйлева (Төмән), Таһир Зиннәтуллин (Биектау), Айзилә Нурмөхәммәтова (Казан), Диләрә Җамалетдинова (Казан), Ләйсән Вәлиева (Минзәлә), Марине Арутюнян (Азнакай) һәм Аяна Исаева (Казан) бар. Җиңүчеләргә диплом һәм IPAD Mini тапшырылды.

Икенче һәм өченче урыннарны яулаган укучылар һәм студентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәбрикләде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1261
  • БастыруБастыру

Белем радиосы - Радио Белем

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2016) ресурслар
Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү
Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- тур һәм экскурсияләр;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках");
- уңайлы рассылка.

Бии белмәсәң дә биетә. I. Бию марафоны
10 905 0 Аудио
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
46 291 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

chulpan.karimova сурәте
chulpan.karimova
Гөлназ Рәшитова сурәте
Гөлназ Рәшитова
Zagider сурәте
Zagider

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2023. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑