Комментарийларны карау өчен сез авторизация үтмәгән.

Мин әйттем

Автор(лар): 
- билгесез -
Нәшрият: 
"Мәгариф" нәшрияты

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән хикмәтле сүзләре, мәкаль һәм әйтемнәр рәвешендә сакланып, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп, шомарып, безнең көннәргә килеп җиткән. Язма әдәбият барлыкка килгәннән соң, акыл ияләренең тирән мәгънәле фикерләре ядкарь-истәлекләрдә теркәлә башлый. Борынгы төрки рун язмаларында (VI—VII гасырлар), Й.Баласагунлының "Котадгу белег" поэмасында (1069—1070) һәм М.Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк" сүзлегендә (1072—1074) афористик гыйбарәләрнең булуы мәгълүм. Шулай ук урта гасырларда яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләребез әсәрләрендә татар халкының акыл-зирәклеген, тормыш һәм яшәү тәҗрибәсен, фәлсәфи карашларын, белем-хикмәтен, тел һәм иҗат байлыгын чагылдырган хикмәтле сүзләрнең матур үрнәкләрен очратырга мөмкин.
Тирән һәм үткен фикерне җыйнак, сурәтле итеп әйткән афористик иҗатны эченә алган әлеге җыентык сүз сәнгате хәзинәсен барлау, туплау һәм бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан чыгып төзелде. Чыганак итеп борынгы гомумтөрки ядкарьләр, урта гасырлардан алып хәзерге чоргача дәвердә иҗат иткән язучы-шагыйрьләрнең (барлыгы 200гә якын) әдәби әсәрләре файдаланылды. Билгеле, әдәби хәзинәбезне, бигрәк тә соңгы елларда басылган китапларны тулаем барлап чыгу мөмкинлегебез булмады, бу эш алдагы басмаларга калды.
Китап 30 тематик бүлектән тора. Аларда ил, халык, сәясәт, дин-йола, тел-сүз кебек гомуми иҗтимагый мәсьәләләр белән бергә тормыш, гаилә, хатын-кыз һәм ир-ат, әхлакый кыйммәтләр, мәхәббәт, бәхет, изгелек, гыйлем, дуслык һәм башка шундый мәңгелек төшенчәләр яктыртыла.
Афористик гыйбарәләрне урнаштыруда, авторларның яшәү һәм иҗат итү елларына бәйле рәвештә, хронологик эзлеклелекне сакларга тырыштык. Материалны шундый тәртиптә бирү вакыт агышын тоярга, татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан иҗтимагый-фәлсәфи фикер тарихын, әхлакый-этник кануннарын, дөньяга карашын, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәтен үсештә-үзгәрештә күзалларга мөмкинлек тудыра.
Укучы әлеге китапта фикер җәүһәрләрен — акыллы һәм тирән мәгънәле фәлсәфи уйланулар, канатлы сүзләр, хикмәтле шигъри юллар һәм юмор белән сугарылган «төрткеләр» табар.
Китап киң катлау укучыларга — укытучыларга, журналистларга, студентларга, гомумән, әдәбият яратучыларга, фәлсәфә һәм сүз сәнгате белән кызыксынучыларга — кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.