Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уку елы ахырында, традиция буенча, үзен бар яктан да үрнәк итеп күрсәткән уку алдынгылары барлана. Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә шуларның иң-иңнәрен котладылар. Бирегә җыелган егет-кызларның һәркайсын ике дә уйламыйча республикабызның “алтын фонды” дип атарга була.
Республикабыз җитәкчеләренең иң яхшы укучылар белән очрашулары инде күптәннән матур гадәткә әверелде. Ел дәвамында төрле фәннәр буенча бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңү яулаган егет-кызлар өчен бу – чыннан да, бик мөһим чара. Алар үзләрен күрәләр, беләләр икәненә куана, ирешелгән уңышлары белән чын-чынлап горурлана.
Танатанада бүген күтәренке кәеф хакимлек итте. Укуда зур уңышларга ирешкән егет-кызларның шатлыгын уртаклашырга аларның классташлары, укытучылары да килгән. Мөгаллимнәр исә, билгеле, укучыларының җиңүләрен үз җиңүе дип кабул итә. Бу дөрес тә – һәр баланың уңышында педагог өлеше зур бит.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов уку алдынгыларына бик күп җылы сүзләр ирештерде. Ел йомгаклары буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын ул зур бәйрәм дип атады.
Министр билгеләп киткәнчә, олимпиада җиңүчеләре арта бара. Быел да уңай динамика булган. Әлегә россиякүләм “сынаулар” призерлары саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны уздырып булмаган үзе. Татарстан инде бу күрсәткечләр буенча берничә ел өченче урынны яулый. Энгель Фәттахов исә укучылар һәм укытучылар алдына тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү бурычы куйды.
- Балалар бар җирдә дә бер үк төрле туа. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә талантлы балалар бар. Безнең бурыч – вакытында аларны күреп алып, сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен без системалы эшләргә тиеш, - диде ул үз чыгышында.
Белүебезчә, соңгы елларда төгәл фәннәргә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел математика буенча республикакүләм олимпиадаларны өлкән сыйныфларда гына түгел 4-7 сыйныф укучылары арасында да үткәрә башлаганнар. Ә 8 сыйныфлар беренче тапкыр үз көчләрен барлык фәннәрдән сыный алган.
“Пирамида” сәхнәсенә бер-бер артлы республикакүләм олимпиада җиңүчеләре, аннары Россия дәрәҗәсендә уңышка ирешүчеләр күтәрелде. Талантлар тәрбияләгән укытучыларны, олимпиада җиңүчеләрен күпләп әзерләгән мәктәп коллективлары, шәһәр һәм район мәгариф идарәләре җитәкчеләрен дә онытмадылар.
Шулай ук быел беренче тапкыр Татарстан мәгариф һәм фән министры инициативасы белән “Ел укучысы”н да ачыклаганнар. Укуда алдынгыларның алдынгысы булып Казанның 131 лицее 8 сыйныф укучысы Руслан Котляров табылды.