Роберт Миңнуллин

1948 нче елда туган

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы сәүдә – кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан, туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны Югары Яркәй мәктәбендә укый. 1966 нчы елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел Илеш районының “Маяк” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлап, "Яшь ленинчы" газетасында эшли башлый.

1977-1983 елларда ул "Казан утлары" журналы редакциясендә башта – хатлар бүлегендә мөхәррир, аннары җаваплы сәркатип була. 1983 -1986 елларда – Татарстан телевидениесендә, 1986 -1995 елларда - "Яшь ленинчы " ("Сабантуй") газетасында баш редактор. 1995 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм Милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Р.Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, алар "Башкортостан пионеры", "Маяк" газеталарында басыла. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән елларга туры килә.

Казан дәүләт университетында укыган чагында Р.Миңнуллинның шигырьләре "Татарстан яшләре", "Социалистик Татарстан", газеталарында, "Казан утлары" журналында, "Идел" альманахында дөнья күрә. Яшь шагыйрьнең "Беренче карлыгачлар" исемле китабына (1970) кергән шигырьләрен җәмәгатьчелек яратып кабул итә.

“Яшь ленинчы” газетасында эшләгән елларында балалар дөньясы белән якыннан таныша, алар өчен беренче шигырьләрен язып карый. Аның бу чордагы иҗатына иң элек күренекле балалар шагыйре Ш.Галиев игътибар итә.

Р.Миңнуллинның балалар өчен язган шигырьләре эчтәлек ягыннан гыйбрәтле, юморга, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Туган җиргә мәхәббәт, дуслык, намуслылык, хезмәтне сөю кебек тәрбиядәге әһәмиятле төшенчәләрне шагыйрь үзенә генә хас алымнар, шигъри чаралар белән балалар күңеленә ярашлы итеп җиткерә белә. Шагыйрь балалар әдәбиятына яңа образлар, шигъри табышлар, алымнар алып килде. "Акбай цирк карый" (1978), "Җиде абый тай җигә" (1980), "Айга очтык" (1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедә әдәбиятны актив пропогандалаганы өчен М.Җәлил исемендәге премиягә лаек була.

"Безнең авыл зоопаркы"(1988), "Энекәш кирәк миңа"(1990) дигән китаплары республика конкурсларында беренче урынны яулый. "Дөньядагы иң зур алма"(1992) китабы өчен Г-X. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга лаек була. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен - Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе, ә 1998 елда "Күчтәнәч" (1995) дигән китабы өчен - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, ә 2000 елда Башкортостанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе бирелә.