ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА!

Сезгә рәхәт! Берегез дә

Минем хәлдә түгел сез.

Беләсезме, өйдә миңа

Кызык түгел, күңелсез.

   Елыйсы да килә кайчак,

   Уйлап ятам-ятам да:

   Юк шул минем абыем да,

   Юк шул минем апам да,

   Сеңелем дә, энем дә.

   Бергә-бергә уйныйсым

   Бик тә килә минем дә.

Ә күршеләр гөр килә;

Уйныйлар-шаяралар.

Алар күп шул, күмәк шул,

Шуңа да шаян алар.

   Бер иптәш кирәк миңа,

   Энекәш кирәк миңа!

   Яратыр идем мин аны,

   Хәтта елак булса да.

   Бакчага да илтер идем,

   Хәтта ерак булса да.

Энем белән мин урамга

Уйнарга чыгар идем.

Әгәр мине тыңламаса,

Ничек тә чыдар идем.

   Әтиләр бит ничә кабат

   Алабыз дип алдыйлар.

   Бердәнбер малайларына

   Бер энекәш алмыйлар.

Күңелсез өйдә миңа,

Уенчык нигә миңа?!

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа.

   Берәү генә булса да,

   Ямьсез генә булса да,

   Елак кына булса да,

   Энекәш кирәк миңа!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча чыгарылган "Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар)" аудиоҗыентыгыннан алынды.

Беркетелгән файлКүләме
Энекәш кирәк миңа.mp3 (шигырьне Фоат Галимуллин укый)1.39 Мб