Ренат Харис
Ренат Харис 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Зирекле Күл авылында укытучы гаиләсендә туа. Буа шәһәрендә урта мәктәпне, 1963 елда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 1965-1971 еллар арасында "Татарстан яшьләре", "Яшь ленинчы" газеталары редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатиб һәм 1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1973 елда Р.Харис Татарстанның мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнә. 1982 елдан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, 1989-1990 елларда КПСС Татар рескомының идеология бүлеге мөдире, 1990-1995 елларда "Татарстан хәбәрләре" республика газетасының баш мөхәррире булып эшли.
Ренат Харис - күпкырлы талант иясе: ул - 32 шигырь җыентыгы, утыздан артык поэмалар авторы. Аның сюжетларына опера һәм балет, телевизион фильмнар һәм радиоспектакльләр куелган. Аның шигырьләренә 100 дән артык популяр җырлар язылган. Шулай ук ул - талантлы либретточы да. Профессиональ дәрәҗәдә гармунда уйный, ә моннан берничә ел элек башкаланың М.Горький әдәби-мемориаль музеенда аның шигырь язган каләме белән ясалган рәсемнәреннән күргәзмә дә үткән иде. Ренат Харис - Язучылар берлеге идарәсе, Татарстан Дәүләт премияләре комитеты әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Каракалпакстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика, Ф.Кәрим исемендәге Башкортстан Халыкара бүләкләре лауреаты.
Танылган мәдәният һәм сәнгать вәкиле генә түгел, Ренат Харис - шулай ук күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Инде берничә чакырылыш рәттән ул Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлана. Биш ел Р.Харис Дәүләт Советы рәисе урынбасары булып эшләде. Хәзер ул - Дәүләт Советының законнарны дәүләт телләренә тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе. Татарстанның дәүләт символларын эшләү һәм раслауны нәкъ менә аның җитәкчелегендәге комиссия үткәрде.
- Иҗат итү чоры: