Татар мәгарифе порталы
Казан каласы җитәкчелегенең бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә БДИ тапшыру нәтиҗәләре мәгариф идарәсе Илсур Һадиуллин тарафыннан игълан ителде.
Алдан ук шуны әйтик: Казан укучылары күрсәткән нәтиҗәләр быел уку планындагы барча предметлар буенча да республика һәм тулаем илнең уртача күрсәткечләреннән югарырак булган. Шул һәм БДИ тапшыру үзенчәлекләре турында шәрехләгән идарә башлыгы бу юлы БДИ тапшырганда Рособрнадзор рус теленнән 36дан 24кә калдырып, математикадан 24тән 20гә калдырып БДИ буенча минималь баллар төшерелүен искәртте. Нәтиҗәдә, Казанда чыгарылышларның рус теле буенчашәһәр буенча күрсәткечләре былтыргыдан аерылмый: 68,8 балл; ә математика буенча 6,7 баллга кимеп, 51,3 балл тәшкил иткән. Былтыргы белән чагыштырганда, рус теле буенча билгеләнгән бусаганы уза алмаган чыгарылышлар саны 10 тапкырга кимегән, математика буенча – 3 мәртәбәгә. Нәтиҗәдә, бу чыгарылышларның 0,3 (былтыр – 0,75) процентына кагыла, һәм әлеге күрсәткеч Татарстан һәм Россия буенчагылардан түбәнрәк, дип белдерде Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, бу юлы чыгарылышларның 17се аттестатсыз калган. Аларга алга таба төп гомуми белем бирү базадасындагы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, 2015 елда БДИны янә тапшырып булу мөмкинлеге белән, укырга тәкъдим ителә.
Казанның 52 укучысы 100 баллга имтиханнарын тапшыра алган, бу Рособрнадзор тарафыннан да расланган, шулардан 2се 2шәр предметтан 100әр балл алган, дип куаныч белән белдерде мәгариф идарәсе башлыгы И.Һадиуллин.