Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа. Биш яшендә укырга өйрәнә, Чистайда, Казанның Күл буе, Әмирхановлар мәдрәсәләрендә белем ала. 1898 елның көзендә Татар укытучылар мәктәбендә Х.Ямашев, Г.Коләхмәтовлар белән бергә укый. 1902 елның көзендә Оренбургның "Хөсәения" мәдрәсәсенә укытучы булып килә. 1903 елның җәендә, ата-анасы ихтыярына буйсынып, авылга кайтп мулла була, ләкин 1904 елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. "Таң йолдызы", "Тавыш" газеталарында эшли. 1906 елның 30 октябрендә кулга алынып, Казан, Чистай төрмәләрендә утырып чыга. 1907 елның 4 июнендә кабат кулга алына, өч елга хөкем ителеп, Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. 1908 елның җәендә качып, Петербургка килә, аннары Төркиягә чыгып китә. 1911 ел ахырында, кабат Петербургка кайтып, чит кеше исемендәге паспорт белән яши, 1912 ел башында яңадан кулга алынып, сөрген срогын тутыру өчен Архангел губернасына озатыла. Амнистия нәтиҗәсендә 1913 елның мартында азат ителә. Ул "Ил" газетасы чыгара башлый, соңыннан эшчәнлеген "Сүз", "Безнең ил" газеталарында дәвам иттерә.

Г.Исхакый 1917 елгы Февраль революциясен шатланып каршы ала. Ике ел элек туктатылган "Ил" газетасын 1917 елның 5 апреленнән кабат тергезеп җибәрә. Ул Мәскәү мөселман халкы рәисе итеп сайлана, милли-мәдәни автономия идеясен күтәреп чыга. Октябрь революциясеннән соң милли оешмалар туздырыла, җитәкчеләре кулга алына. 1917 елның 22 ноябрендә Уфадаа узган милли мәҗлес Г.Исхакыйны Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайлый. Әдип шул делегация составында чит илгә китә һәм шуннан Ватанга әйләнеп кайтмый. Ул ХАрбин, Париж, Берлин, Варшава шәһәрләрендә яши.

1933 елның көзендә Ерак Көнчыгышка барып чыга, шунда өч ел яшәп, Япония, Кытай, Манчжуриядә яшәүче татарларны "Идел-Урал" байрагы астына тупларга омтыла, 1928 елдан 1939 елга кадәр Г.Исхакый Берлинда “Яңа милли юл” исемле журнал чыгара, 1935 елда Кытайда “Милли байрак” газетасына нигез сала. 1939 елның июль аенда Гитлер Германиясе Польшага һөҗүм иткәч, Г.Исхакый, язмаларын, архивын калдырып, ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгып китә, истанбул, Анкара шәһәрендә яши. 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була һәм үзенең васыяте буенча Истанбулда җирләнә.

Гаяз исхакый бөтен тынгысыз тормышын, дәртен, талантын татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше өчен көрәшкә багышлады.