Ибраһим Гази

1907-1971

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала.

1927 елда И.Газиның әдәби иҗат эше башлана. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре - лирик парчалары ("Көлмә, Идел!", "Соңгы чаң", "Бригадир кыз", "Көмеш сулы Нурминкә" һ.б.) матбугатта басылып чыга.

Ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор һәм тәрҗемәче булып эшли.
1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И.Гази - хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган "Сталин байрагы", "Кызыл армия" газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, күп санлы очеркларын, кыска хикәяләрен ("Малай белән эт", "Әхмәт бабай", "Авылдаш" һ.б.) һәм "Алар өчәү иде" (1944) повестен яза.

Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре - "Онытылмас еллар" трилогиясе. Әлеге хезмәте өчен Ибраһим Газига 1969 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр "Почет билгесе" орденнары белән бүләкләнде.

И.Гази 1971 елның 21 февралендә йөрәк авыруыннан вафат булды.