Татар мәгарифе порталы
Сез монда
20 ноябрь Россия төбәкләрендә балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтелә. Аның кысаларында Татарстанның һәрбер район һәм шәһәрендә балалар һәм аларның әти-әниләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чаралары оештыру каралган.
Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балалар һәм ата-аналарга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда республикада балаларны хокукый яктан агарту буенча эшчәнлек шактый актив бара. Бу аңлашыла да, чөнки хәзер балалар шактый иртә җитлегә. Аларның тормышны танып белүе, төрле көнкүреш проблемалар белән очрашу вакыты да мәктәп елларына туры килә. Ә тормышында төрле авыр хәлләргә дучар ителгән яшүсмерләрнең исә яшәешендә, кагыйдә буларак, кыенлыклар шактый була. Әлеге шартларда аларга терәк һәм таяныч кирәк.
Хәзерге буын балаларын нинди проблемалар борчый соң? Бу мәсьәләне Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиле контрольдә тота. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, 2013 елда балаларның торак хокуклары бозылуга бәйле проблема аеруча актуаль булган. Узган ел бала хокуклары буенча вәкил исеменә шул турыдагы 368 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу барлык шикаятьләрнең 28,5 проценты дигән сүз.
Баланың гаиләгә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә хокуклары бозылу шулай ук шактый еш очрый. Беренче чиратта, бу – ата-ана аерылышканнан соң килеп туа торган авырлыклар. Шунысы да сәер, баланың әлеге хокукларын нигездә ата-ана һәм әби-бабайлар үзләре боза.
Соңгы елларда баланың белем алуга хокукы да шактый еш бозыла башлаган. Әлеге мәсьәлә мөмкинлекләре чикле һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аеруча актуаль, ди белгечләр.
Кызганыч, бала хокуклары бозылу белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең күбесе яшүсмерләрнең ата-аналары, туганнары һәм якыннары тарафыннан килеп ирешә. Ә менә үз хокукларын якларга тырышучы балалар саны исә шактый аз. Мондый шартларда балалар өчен хокукый ярдәм көне оештыруның әһәмияте бермәбер арта. Татарстан җитәкчелеге бу көнне, беренче чиратта, ятим балалар, тәрбиягә бала алырга теләүче гаиләләр, мөмкинлекләре чикле нәниләргә ярдәм итәргә планлаштыра. Хәер, республиканың 50дән артык ноктасында узачак әлеге чараларда теләге булган һәркем катнаша ала.
20 ноябрь көнне Татарстан районнарында Хокук саклау органнары, мәгариф белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары һәм башка ведомстволардан ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен районыгыз администрациясенә яки Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз.