Татар мәгарифе порталы
Сез монда
21 август көнне Татарстанның мәгариф хезмәткәрләре Лаеш районына видеорежимда узган август киңәшмәсенә җыелды. Ел да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә уза торган бу конференциягә быел Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко чакырылган иде. Утырышыта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев тә катнашты. «Сыйфатлы белем — Татарстан Республикасың көндәшлеккә сәләтлелек нигезе» девизы астында узган чарада милли мәктәпләрне, төбәк компонентын саклап калу, укытучыларга җан башы буенча хезмәт хакы түләү, укучылар, мөгаллимнәрне инновацион методлар буенча укыту хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев иң элек узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, башкарыласы эшләрне билгеләде. Ул илкүләм, халыкара олимпиадаларда татарстанлыларның да җиңү яулавын, мәктәпләрнең компьютерлар, автобуслар белән тәэмин ителүен, башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында уңай үсеш күзәтелүен билгеләп узды. Инновацион мәгариф программалары нигезендә эшләүче мәктәпләр саны да узган ел белән чагыштырганда 11,5 процентка арткан. «Татарстанның көндәшлеккә сәләтле булуы республиканың кеше һәм акыл потенциалына бәйле. Шуңа без мәгариф системасын заманга туры китерергә тырышып кына калмыйк, аны республика икътисадын үстерерүгә дә юнәлдерик», - дип билгеләп узды министр.
Наил Вәлиев чыгышыннан мәгълүм булганча, 2007-2008 уку елында 31 064 укучы (барлык тугызынчы сыйныф укучыларының 84,1 проценты) — профильле укытуга әзерлек сыйныфларында белем алган. 10-11 нче сыйныфтагы 59 мең бала да үз профиле буенча әзерләнгән. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев сүзләренә караганда, профильле сыйныфлар булган мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм БРИны яхшы билгеләргә тапшырган. Бигрәк тә Саба, Арча, Лаеш, Балтач районнары яхшы күрсәткечләргә ирешкән.
Август киңәшмәсендә Татар дәүләт гуманитар педагогия университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов мәктәп укучыларның белем сыйфатын, шул рәвешле Татарстан икътисадын тотып торучы эшчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрүне, тулаем республиканы тотрыклы үсештә тотуны белем чыганагы - укытучыларны заман таләпләренә туры китереп әзерләүдә күрә. Шуңа ул Татарстанның гына түгел, Россиянең күп кенә мәгариф учрежденияләренең уртак проекты — республикада белем бирү кластеры төзүне хуплады. Ә кластер эшчәнлеген ТДГПУ үзе контрольдә тотачак.
Конференциядә катнашучылар Россия мөгаллимнәрен җан башына карап финанслау укытучыларның белем бирү сыйфатын, шуңа бәйле укучыларның яхшы нәтиҗәләргә ирешүен үстерәчәк дигән фикергә килде. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко сүзләре буенча, бу системага ил күләмендә 2008 елның 1 декабреннән гамәлгә керәчәк.
«Укытуларга хезмәт хакы аның укучылары ирешелгән уңышка карап түләнә икән, бу аны үз белемен арттыруга, укытуның яңа ысулларын сайларга ярдәм итәчәк. Ул чыннан да укытырга, балаларны интеллектуаль яктан үстерергә сәләтле укытучылар санын арттыруга китерәчәк», - дип белдерде министр.
Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 сентябреннән Татарстан бу системаны Чаллы шәһәре һәм Саба районы мәктәпләре нигезендә сыный. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әйтүенчә, система республиканың барлык мәктәпләренә 2009 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк. «Без моның өчен хезмәт хакын түләү фондын — 16 процентка арттырдык. Бу укытучыларның хезмәт хакын 10 процентка үстерәчәк», - дип хәбәр итте Илбашы.
Минтимер Шәймиев конференциядә мәгариф системасына елдан-ел күбрәк акча салуын күрсәтүче саннар китерде. «2004 елдан бирле эчке төбәк продукциясе үсеше күзәтелә. Ул киләчәктә дә шул темпын саклаячак. Яхшырак эшләнгән саен, мәгарифкә дә бүленеп бирелә торган финанслар артачак», - дип ассызыклады Президент.
Аның сүзләренә караганда, төбәк компоненты берничек тә укучыларның БДИны начар билгеләргә тапшыруына тәэсир итми. Мәгълүм булганча, быел Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының чиреге бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаган иде. Математика, рус теле, физика, тарих һәм башка фәннәрдән уртача билге дә өчледән артмый. «Мин вәзгыятьне аңлау өчен Россия төбәкләре мәктәпләрендә укучыларның БДИ нәтиҗәләре белән таныштым. Чеп-чи рус төбәкләрендә дә имтиханны быел начар билгеләргә тапшырганнар. Ә менә Самара өлкәсендә дәүләт имтиханы проблема булмаган, чөнки әлеге субъект — илебездә профильле укыту сынала торган төбәк», - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Моннан тыш Илбашы һәр район үзәгендә милли мәктәпләр булдыруны әйтте, ә оптимизацияләү куркынычы астында булган татар сыйныфларын рус сыйныфлары белән кушмаска кирәклеген ассызыклады. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев төбәк компонентын бетермәү мөһимлегенен, милләтара дуслыкның респубика йөзен билгелүче фактор булуыа басым ясады. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко исә төбәк компонентнына бәйле проблемадан чыгу юлын табачагын хәбәр итте.
intertat.ru