Татар мәгарифе порталы
“Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләргә укырга керергә ярдәм итү мәсьәләсен мин киңрәк карар идем. Бездә, образлы итеп әйткәндә, Оксфорд, Кембридж университетларында белем алырга теләүче сәләтле балаларны грантлар белән тәэмин итәргә теләк бар”, - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин. Бүген Казанда башкала педагогларының “Сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – Казан шәһәренең стратегик үсеш ресурсы” дип аталган август конференциясе вакытында.
Мэр сүзләренчә, Россиядәге МГИМО һәм Югары икътисад мәктәбенә бюджет хисабына да кабул итсәләр, дөньядагы дәрәҗәле уку йортлары моңарчы күрелмәгән ачыш ясаганнарга гына бушлай белем бирә.
“Без сәләтле балаларны дөньяның мәшһүр уку йортларында укытырга әзер. Без шәһәр хуҗалыгы өчен кирәк булган архитектура һәм инженерлар әзерләү буенча белгечләрне, аерым-аерым, укырга җибәрә башладык”, - диде И.Метшин.
Мэр фикеренчә, бу мөмкинлекләре булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга дөньядагы иң яхшы белемне алырга юл ача. “Моның өчен олимпиадада җиңү җитә. Дөньяда иң яхшы 150 уку йорты бар”, - дип белдерде ул. “Тырыш, сәләтле кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Наданнары үзләре дә барып керер”, - дип әйтеп үтте мэр.
И.Метшин мәктәп җитәкчеләренә чит илләрдә укый алырлык чыгарылыш сыйныф укучылары турындагы мәгълүматларны тупларга керешергә кушты. Билгеле булганча, чит илләрдәге уку йортлары документларны 15 декабрь-1 гыйнварга тикле генә кабул итә. Ә язын инде нәтиҗәләр билгеле була.
tat.tatar-inform.ru