Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, кадерле дусларыбыз, мөхтәрәм милләттәшләребез!
Елның соңгы көннәре якынлашкач һәркем узган елга әйләнеп күз сала, анализ ясый, киләсе елга планнар кора һәм аңа зур өметләр баглый. Без дә әлеге традицияләрдән аерылмаска һәм узган 2014 нче елга күз салырга булдык.
Кем өчендер әлеге ел өйләренә кайгы алып килде, якын кешеләре белән аерды, дөньяга башкача карарга өйрәтте. Кемдер хәзер җиңүләре белән шатлана һәм киләсе елда яңа җиңүләргә өмет тота. Ә кемгәдер әлеге бәйрәм елның гади бер көне генә.
Ни генә булмасын, Җир шары Кояш тирәли тагын бер тапкыр әйләнеп чыкты һәм орбитасы буенча хәрәкәтен дәвам итә. Аңа ияреп без дә, Кояш тирәли әйләнә-әйләнә, космос буенча хәрәкәтебезне дәвам итәбез. Тормыш дәвам итә!
2014 нче ел Белем.ру өчен шактый куанычлы вакыйгаларга бай булды, алга куелган планнар барысы да үтәлде, дияргә була. Быел без үз кулланучыларыбыз өчен порталны яңарттык һәм яңа мөмкинлекләр булдырдык, ә елның соңгы көннәрендә ул тагын да яңарак серверга урнаштырылды һәм кулланучыларына алга таба да хезмәт итәргә әзер. "Белем.ру" компаниясе Татарстан мәктәпләренә аттестатлар тапшыру программасы ясап ярдәм күрсәтә алды. Быел күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына Белем.ру компаниясе программасы ярдәме белән бастырылган аттестатлар тапшырылды. Кайбер компанияләр без җитештергән программа продуктларын кулланып үз эшләрен тагын да нәтиҗәлерәк иттеләр һәм уңышлы гына эшләп киләләр. Кайбер оешмалар исә татар телендә эшли торган сайтларга баедылар. Белем.ру компаниясе һәм күп кенә оешмалар һәм белгечләр ярдәме белән берлектә "Татар иле" проектын ныгыту өстендә эш алып бару мөмкин булды. Татнетны үстерү фонды, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, күп кенә иганәчеләребез белән берлектә бишенче мәртәбә "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Татар интернетын, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән кешеләрне быел тагын да саллырак бүләкләр белән билгеләп үтә алдык. Ә инде Белем.ру порталында иң сыйфатлы ресурсларның авторларына Белем.ру сертификатлары тапшырыла башлады. Якын көннәрдә декабрь аеның да иң яхшы ресурсын ачыклау өчен тавыш бирү башланачак.
Киләсе елга без тагын да зуррак планнар корырга уйладык. Әлегә аларны әйтү әле бераз иртәрәк, әмма якын көннәрдә сез инде алар белән таныша алырсыз, дип уйлыйбыз. Безнең белән бергә булыгыз, яңалыкларыбыз белән танышып барыгыз, бәйгеләребездә катнашыгыз һәм җиңүләргә ирешегез! Алдыгызга сез дә зур планнар куегыз һәм максатларыгызга ирешегез! Без сезгә бу изге эшләрегездә һәрчак ярдәм итә алырбыз, дип уйлыйбыз.
... Яңа 2015 нче ел башланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Яңа елда тормышларыбыз исән-имин булсын, сау-сәламәт булыйк, атлаган адымнарыбыз ныклы, бар изге эшләребездә дә уңышлар юлдаш булсын!
Яңа ел белән сезне, дусларыбыз!
Иң изге теләкләр белән, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры һәм Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин