Тукай "Шүрәле" хакында...

Автор: 
Тамчыгөл Гайнетдинова

“Шүрәле” поэмасы 1907 елның 15нче ноябрендә дөнья күргән “3нче дәфтәр”дә урын ала. Бу турыда шул чор вакытлы матбугатында басылган мәгълүмат һәм рецензияләр сөйли.

Тукай әлеге әсәре турында болай дип яза: “Мин бу “Шүрәле” хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып, үрнәк алып) яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып (сүрәтләү, сынландыру) чыгарырлыр. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идарем (уйлармын). Гъ.Т.”
Әлеге текст Тукай әсәрләре басылып чыккан “3нче дәфтәрдә”н алынган.