Татар мәгарифе порталы
24-29 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районында студентлар белем бирү форумы уздырыла. Анда республиканың меңнән артык студенты һәм абитуриенты катнашыр дип көтелә. Чара ТР Президенты йөкләмәсе белән үткәрелә.
“Студентлар белем бирү форумы республикабыз студентлары өчен җәйнең иң мөһим вакыйгасы булачак. Чөнки бу – Татарстан студентларының моңарчы булмаган яңа һәм уникаль мәйданы”, – дип билгеләп узды ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров. Аның сүзләренчә, форум программасы студентларда лидерлык, көндәшлеккә сәләтлелек, командалар һәм проектлар белән идарә итә белү кебек шәхси сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән.
Белем бирү форумында дәүләт хакимияте, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләреннән 100дән артык кешенең кунак булуы көтелә. Чарада, аерым алганда, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий катнашыр дип планлаштырыла.
Форум программасы 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан төп тезисларга таянып эзерләнгән. Ул үз эченә төрле форматтагы 200дән артык белем бирү сессиясен ала.
Белем бирү өлешеннән тыш, катнашучыларны күңел ачу программасы: спорт ярышлары, фестивальләр, тамашалар, экскурсияләр көтә.
Форумның нәтиҗәсе буларак республиканың студентлар үзидарәсе үсеше картасын булдыру күздә тотыла. Ул шулай ук 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясенә нигезләнә.