Татар мәгарифе порталы
Сез монда
21 августта Бөгелмә шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.
Искәртеп узыйк: укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар 10-12 августта Алабугада уздырылган мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлады. Фестивальдә РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Халыкара фестиваль кысаларында Россиянең педагогика өлкәсендәге галимнәрдән һәм педагоглардан 50дән артык мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештырылды, алдынгы педагогик тәҗрибәләр презентацияләнде. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр үткәрелде. Шунда ук “Педагог-оста” конкурсына йомгак ясалды, Татарстанда физика һәм математика елын ябу тантанасы булды.
12 августта исә Яшел Үзәндә республиканың урта, югары, һөнәри, өстәмә белем бирү җитәкчеләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре август киңәшмәсе утырышы кысаларында һөнәри белем бирүнең инновацион инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.
13 августта Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары” темасына секция утырышы уздырылды. Чарада мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Алар Бөгелмә районы мәктәпкәчә белем бирү йортларында булды, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышты һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашырудагы төп ысуллар турында фикер алышты.
14 августта республиканың төп һәм “өстенлек” мәктәпләре директорлары заманча мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең стратегик юнәлешләре нинди булырга тиешлеге турында сөйләште.
15 августта Бөгелмәнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 3нче урта мәктәбе базасында инклюзив белем бирү үсеше мәсьәләләренә багышланган “Бергә яшәргә өйрәнү: үзенчәлекле белем алу ихтыяҗларына ия балаларны укыту модельләре” темасына секция утырышы булды. Бу көнне Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында “Ятим һәм караучысыз калган балаларның социальләшүе: дәүләт сәясәте һәм төбәк тәҗрибәсе” темасына балалар йортлары, ятим һәм караучысыз калган балалар өчен мәктәп-интернатлар, социаль приютлар директорлары һәм укытучылары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләре җитәкчеләре катнашында секция утырышы оештырылды.
Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә аерым игътибар бирелә. 15 август көнне Бөгелмәнең Һ.Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе базасында “Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән конкрет нәтиҗәләргә” темасына секция утырышы уздырылды.
Секция утырышлары 20 августта төгәлләнүе күздә тотыла. Бу көнне үткәреләчәк “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” секциясендә катнашучылар профориентация республика системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру барышы, Иминлек советы карарлары нигезендә белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы сораулары турында фикер алышыр дип көтелә.
Шул рәвешле, барлык 8 секция утырышыннан соң, 21 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы була. Анда 2014-2015 уку елына йомгак ясала һәм яңа уку елына планнар билгеләнә.
Укытучыларның август киңәшмәсе, традицион рәвештә, Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.