Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген 146 нчы Казан мәктәбенең өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук ТР Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Әңгәмә барышында укучылар Рөстәм Миңнехановның үз командасына кешеләрне нинди критерийлар буенча сайлап алуы, мәктәптә аның нинди фәннәр белән кызыксынуы һәм аның яраткан ашлары турында сорадылар.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов гомере буена төрле һөнәрләрне үзләштерүе турында сөйләде: инженер, энергетик булып эшләргә өлгергән, кулланучылар кооперациясендә һәм башка урыннарда үзен сынап караган. «Сез яшьләр, үзегезне төрле тармакларда сынап карарга кирәк. Беркайчан да зур башлык булырга тырышмагыз: үзеннән-үзе вакыт узу белән килә торган нәрсә ул. Иң мөһиме – үзең эшләүче өлкәдә иң яхшы булу һәм командада эшли белү. Яхшы белгечне бик тиз күреп алалар», - диде Татарстан лидеры.
Мәктәп елларын искә алып, ул билгеләп үткәнчә, аның яраткан фәннәре математика, физика, химия булган. «Безнең республикада төп тармак нефть химиясе бит. Мәктәптән соң химияне җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәвем хәзер сизелә. Тагын да кайбер тармакларда белем җитеп бетми. Аларны үзләштерергә тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов
Шулай ук ул укучыларга чит телләргә зур игътибар бирергә киңәш бирде. «Бүген без бер генә чит тел турында түгел, берничә чит тел турында турында әйтәбез. Бу бик куәтле көндәшлеккә сәләтле өстенлек. Әгәр киләчәктә сезгә башка илдә эшкә урнашырга мөмкин булса, җирле телне белү сезгә бик кирәк булачак», - диде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Җитдирәк сораулар да булды. Аерым алганда, укучыларның берсе Рөстәм Миңнехановтан Көнбатыш санкцияләренең ил икътисадына нинди зыян китерүе турында сорады. «Безне изоляцияләргә тырышалар – бу бик начар. Безгә технологияләр, арзан финанс ресурсларына чыгу мөмкинлеге кирәк. Шуңа күрә санкцияләр зыян китерми дию дөрес булмас иде», - дип белдерде ул.
Бу вәзгыять үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов: Россиянең хәзерге асылда чимал байлыкларына нигезләнүче икътисади системасын үзгәртеп корырга кирәк. «Кайберәүләр, нефтькә генә таяну – начар, диләр. Әгәр дә нефть һәм газ булмаса, безгә ни булыр иде? Әлбәттә, технологияләрне, машина төзелешен, агросәнәгать комплексын үстерергә кирәк. Без – куәтле нефть химиясе иле. Шул ук вакытта бик күп полимерларны читтән кертәбез. Ә бит СССР нефть эшкәртү буенча алда барган. Боларны барысын да яңадан кайтарырга кирәк», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертүне хуплады. Корпоратив рухны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный Татарстан лидеры.
Әңгәмә азагында укучылар Рөстәм Миңнехановтан тормышындагы өч иң мөһим нәрсәне атавын сорадылар. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, болар – ата-аналар, гаилә һәм эш. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.