Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучылар!
Сезнең күп санлы сорауларыгыз буенча Белем.ру порталында түләүләр башкару мөмкинлеге булдырылды. Түләүле хезмәтләрне хәзерге вакытта Белем.ру порталының үсешен тәэмин итеп торучы Татнетны үстерү фонды күрсәтә.
Түләүләрне Фондның түбәндәге хезмәтләре өчен күчерергә мөмкин:
- "Ай ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында (2014 елның 1 гыйнварыннан соң) Белем.ру порталында электрон ресурс (фәнни хезмәт) урнаштыру турында электрон сертификат әзерләп биргән өчен. Хезмәт күрсәтү бәясе - 100 сум. Сертификатлар әзерләп тапшырудан килгән акчалар "Ел ресурсы" бәйге-акциясен оешыру, җиңүчеләрен бүләкләү, бәйгене һәм, гомумән, Белем.ру порталын популярлаштыру максатларында тотылачак.
- "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйге-викторинасында уңышлы катнашуны раслаган электрон сертификат әзерләп биргән өчен. Хезмәт күрсәтү бәясе - 100 сум. Сертификатлар әзерләп бирүдән килгән акчалар бәйгенең финал өлешен үткәрүдә өлеш кертү, "Әдәби җәүһәрләр" бәйге-викторинасын һәм, гомумән, Белем.ру порталын популярлаштыру максатларында тотылачак.
- Белем.ру порталында реклама мәгълүматын урнаштырган өчен. Бу мөмкинлек турында якын көннәрдә тулырак хәбәр итәрбез. Әлеге проект кысаларында укытучылар Белем.ру порталында үз рекламаларын (репетиторлык хезмәтләрен күрсәтү һ.б.) урнаштыра алырлар, дип планлаштырыла. Килгән акчалар Белем.ру порталын популярлаштыру максатларында тотылачак.
Түләү алдыннан оферта-килешү белән танышып чыгу мәҗбүри.
Исемлектәге барлык хезмәтләр түләү килгәннән соң 3 эш көне эчендә башкарылачак. Мисал өчен, түләү башкарганнан соң электрон сертификат Клиентның электрон почта адресына 3 эш көне дәвамында әзерләнеп җибәреләчәк.
Хөрмәтле укытучылар, порталыбыз кулланучылары! Белем.ру порталы инде 8 ел дәвамында күп кенә укытучыларга һәм башка кулланучыларга даими ярдәм күрсәтеп килә, шушы вакыт аралыгында сезне яңадан-яңа үрләр яулауга этәрә алды. Киләчәктә дә Белем.ру порталы кысаларында күрсәтелгән хезмәтләребез сезгә һөнәри эшчәнлегегездә зур ярдәм күрсәтерләр, үсешкә илтерләр, дип өметләнеп калабыз!
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды директоры Р.М. Гатауллин