Әлифба

Автор: 
Разил Вәлиев

Рәшит Абдуллин музыкасы

Әлифбам — тормышта

Беренче баскычым:

Син — белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Кушымта:

Әлифба, Әлифба,

Син минем юл башым.

Дәфтәргә төшердең

Күктәге кояшым.

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Кушымта.

Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әни дә, әти дә.

Кушымта.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт! — дияргә.

Кушымта:

Әлифба, Әлифба,

Син минем юл башым.

Дәфтәргә төшердең

Күктәге кояшым.