Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан югары әхлакый нормалары, нык һәм дус гаиләләре белән дан тота. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга бигрәк тә зур игътибар бирелә. Республикабызда 1 миллионннан артык гаилә яши, атна саен 350гә якын пар гаилә учагы төзи. Күп балалы гаиләләре белән исә төбәгебез бөтен Россиягә үрнәк булырлык. Быел «Ана булу изгелеге» Бөтенроссия программасының форумы нәкъ менә Казанда уздырылуы да гаилә институтын ныгытудагы уңышларыбыз белән бәйле.
Әлеге форум дүртенче тапкыр үткәрелә. Чарага илебезнең 50дән артык төбәк вәкиле, шулай ук 7 чит ил – Кытай, Япония, Сербия, Украина, Белорусия, Молдавия, Грузия кунаклары килде. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Гаиләнең күп гасырлык традицияләре – Россия киләчәге нигезе” темасына форумның пленар утырышы узды.
- Татарстанда теркәлгән һәр бишенче гаилә – катнаш гаилә. Бу горурлыгыбыз һәм дуслык-татулык саклау нигезе. Бәлки шуңадыр Татарстан Идел буе федераль округы буенча иң түбән аерылышу күрсәткечләренә ия. Республикабызда бала табу һәм яшь буын татарстанлыларны тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган. 2011 елдан күзәтелгән табигый үсеш, халык исәбенең тотрыклы артуы моның төп дәлиле. Ел башыннан гына да Татарстанда 47,5 меңнән артык бала туды. Без авыр тормыш шартларына эләккән,күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итәбез, - дип билгеләп узды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханнов.
Аның сүзләренчә, гаилә – дәүләтебез терәге, ул телебезне, мәдәниятебезне, традицияләребезне саклап калу нигезе. Әмма гаиләгә җитдирәк карарга кирәк, дип ассызыклады ул. Барыннан да бигрәк гаиләләрнең таркалуы зур борчу уята. Аерылышулар Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә зур проблема булып тора. Гаиләләрне саклап калу бүген ил күләмендә иң өстенлекле мәсьәләләр рәтендә кабул ителә.
Белүебезчә, республикабызда аерылышулар санын киметү юнәлешендә зур эш башланды. Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән аерылышу процессын катлауландыру буенча тәкъдимнәр булдырылды. Алар буенча хәзер фикер алышу бара.
Россия Федераль Җыенының Федерацияләр советы сенаторы Елена Мизулина Татарстан Президенты инициативасын хуплый.
- Без Татарстанның аерылышу процедурасын катлауландыру буенча керткән тәкъдимнәрне хуплыйбыз. Бу проблемага игътибар юнәлтелүе бик дөрес. Бүген гаиләләрнең таркалуы иң зур куркынычларның берсе. Аерылышу гаилә конфликтларының иң соңгы чиге булырга тиеш. Бүген исә бу бик җиңел... Яшьләр, кызганычка, һәр гаилә тормышында булган кыенлыкларны хәл итү юлын эзләп тормый, уртак телгә килеп, дуслашу урынына иң җайлы юлны сайлый. Аерылышу бик ансат бит һәм бу бердә дөрес түгел, - дип саный Елена Мизулина.
Татарстан тәкъдим иткән чаралар әлегә закон проекты булып каралмый, беренчел фикер алышулар гына уза. Әмма экспертлар инде күпчелек тәкъдимнәр буенча үз фикерләрен белдергән. Әйтик, балигълык яшенә җитмәгән балалары булган гаиләләргә, ире яки хатыны аерылышырга каршы булса, суд тарафыннан дуслашуга 3 ай түгел, 6 ай вакыт бирү чарасы уңай кабул ителгән. Гаиләләрне татулаштыру процедурасын мәҗбүри итү дә дөрес юнәлештәге адым дип кабул ителгән. Профессиональ психологлар ярдәме бердә комачауламас дип санала. Әмма моны оештыруда бер кыенлык бар – дуслаштыру процедурасын кемдер финансларга тиеш. Бу йөкне ир-хатын җилкәсенә салу дөрес түгел, ди Елена Мизулина. Болай булса, яшьләр, гомумән, гаилә корыр алдыннан мең кат уйлый башлауларга мөмкин. Ул-бу хәл була калса, аннары аерылышыр өчен акча эзләргә туры килүе бар бит. Шуңа да бу чара дәүләт тарафыннан финансланса гына үз нәтиҗәсен бирәчәк, дип санала.
Пленар утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Зөлфирә Тлякова һәм Сарман районы Җәлил бистәсеннән Наталья Дубининага балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана даны” медале тапшырды. Аларның икесе дә – биш бала анасы.
Форумның эше бүген дә төрле темаларга багышланган «түгәрәк өстәлләр»дә дәвам итәчәк.