Бердәм республика тестына әзерләнәбез

БРТ

Блогымны укучы хөрмәтле кунакларым.

Бүгеннән, Аллага тапшырып, "Белем.ру" сайтында эшләп киткән блог системасын кулланып, үзара хезмәттәшлекне башлап җибәрик. Сезгә "Татар телен - "5"легә!" сайтына 21 нче код буенча БРТга әзерләнү өчен материаллар куелуын хәбәр итәсе килә. Рәхим итеп эшләп карагыз, сорауларыгыз булса, кайтма мәгълүмат формасыннан файдаланып, хат юллый аласыз. Якын арада 2 нче бүлеккә караган сорауларның барысына да дөрес җаваплар куярга тырышырмын.

Материаллар белән танышу өчен, әлеге сылтамага басыгыз. Тулысынча уку өчен, сайтның өске өлешендә урнашкан менюдан «БРТ» — «Татар мәктәбе (код 21)» бүлекләрен сайлагыз.

Ихтирам белән, «виртуаль» укытучыгыз Гөлназ Җәлилова.

:)