Орфограммалар белән эш

Орфограммалар белән эш

Язу – телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып санала. Язу күпләр күп кешеләр, бик ерактагылар белән аралашырга мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә билгеле бер тәртипкә салынган, әдәби телдә кабул ителгән язу кирәк. Орфография язу теленең әнә шул тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала. Мәктәп укучысы, орофографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Язу, эчтәлеге ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авыр, язучы әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла. Ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, дәрәҗәсен төшерә, гомумән, аның турында тискәре фикер тудыра. Башка телләрдә, мәсәлән, рус телендә, грамматика, орфография һәм пунктуациянең кыен очраклары яхшылап өйрәнелгән. Ул системага салынып, орфограммалар буенча нәтиҗәле эш алымнары уйлап табылган, методик эшкәртмәләр, ярдәмлекләр эшләнгән. Кызганычка каршы, бездә бу өлкәдә эш сүлпән алып барыла. Шуңа да карамастан, мәктәп мөгаллименнән укучыларны грамоталы язарга өйрәтү таләп ителә, ә орфографиядәге бәхәсле мәсьәләләр күпләрне борчый тора. Димәк, балаларны орфографиягә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәлә булып кала.

“Орфограммалар белән эш” курсының максат һәм бурычлары

Максат: укучыларның орфограммалар буенча башлангыч мәктәптә алган белемнәрен системалаштырып, аларның мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен, орфографик сизгерлеген формалаштыру, татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нормаларын күзаллауга ярдәм итү, аларны тиешенчә куллану өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

  1. Татар теленең графика, орфография, орфоэпия  курсы буенча эзлекле белем алу өчен шартлар тудыру.
  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерүгә, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итү.
  3. Баланың үзен тәрбияләү, үз эшчәнлеге белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерүгә булышу.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итү.

Укучыларның орфографик грамоталылыгын камилләштерү өчен стимул булдыру.

“Орфограммалар белән эш” курсын үзләштерү процессында укучылар татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары турында мәгълүмат алалар, аны уку һәм язу процессында аңлы рәвештә куллана белергә өйрәнәләр.

Өстәмә сәгатьләрдә сөйләм эшчәнлегенең төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләмне) үзләштерү дәвам ителә. Укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелеше  һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант яза, тестлар эшли, коммуникатив лингвистик уеннар кебек эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Галимнәр орфограммаларның теоретик һәм гамәли төрләрен аерып чыгаралар. Теоретик орфограммаларны кагыйдәгә нигезләнеп язуда бернинди кыенлык юк. Моның өчен кагыйдәне аңлап үзләштерү һәм ныгыту да җитә. Ә менә чыгармаларда күрсәтелгән,  кагыйдәләргә буйсынмаган гамәли орфограммаларны бары тик системалы рәвештә бик күп күнегүләр эшләү дәвамында һәм кайбер очракларда истә калдыру, ятлау юлы белән генә өйрәнергә мөмкин.

Беркетелгән файлКүләме
Файл Орфограммалар72.08 KB
Файл Сүзлекчә75.52 KB