Дәрескә презентация ясаучыларның 8 хатасы.

Бу мәкалә “Мәгариф” журналында 2016нчы елның гыйнвар(№1) санында басылып чыкты.

”Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”  дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафин Фәрит Вәдүт улы.

Дәрестә компьютер технологияләрен файдалану төгәл бер максатка юнәлтелгән һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Белем бирүнең башка төрле чаралары үтемлерәк булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Татар теле дәресләрендә заманча технологияләрне куллануның өстенлеге турында инде күп язылган һәм сөйләнелгән. Аларның уку сыйфатын күтәрүдә ярдәм итүе бәхәссез. Шундыйларның берсе – электрон презентацияләр. Сүзебез әлеге төрдәге презентацияләрне дөрес ясау-әзерләү турында барыр.

Бу мәкаләне язарга керешкәнче, мин алтмышка якын презентацияне карап-өйрәнеп чыктым. Шуларның биш-алтысы гына хатасыз, башкаларга үрнәк итеп куярлык иде. Әйдәгез, иң беренче презентация һәм слайд сүзләренә аңлатма биреп китик. Презентация – дәрес материалын укучыларга җиткерүнең киң таралган һәм нәтиҗәле чарасы. Ләкин презентация ул – слайдлар түгел, һәм аерым слайдлар да презентация дип атала алмый. Алар – укытучы сөйләменә, презентациягә өстәмә күрсәтмә материал гына. Соңгы вакытта, хата буларак, презентация һәм слайд сүзләре синоним сүзләр рәвешендә кулланыла.

 Һәр дәрескә слайдлар эшләү мөмкин түгел. Әмма бүгенге педагогикада «компьютер технологияләреннән башка дәрес үткәрү укытучының заманнан артка калганлыгын күрсәтә» дигән ялгыш фикер ныгып урнашты. Ә кайсы укытучының үзен начар яктан күрсәтәсе килсен?

Дәвамы монда: http://faritvafin.ru/