Сыйныф сәгате. Челтерәгез, чишмәләр

Максаты һәм бурычлары:

1. Үзебез яши төбәктәге чишмәләр, аларның микротопонимикасын өйрәнү, чишмәләр  турында материал туплау.

2.Чишмәләрнең нинди урыннардан тибеп чыгуларын өйрәнү.

3.Суның табигый байлык булуын, изге җир икәнлеген аңлау, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, плакатлар, җырлар язылган диск

I. Оештыру өлеше

-Исәнмесез укучылар! Без бүген авылыбыз чишмәләренә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебезнең максаты: үзебез яши төбәктәге чишмәләр, аларның тарихын өйрәнү,чишмәләрнең нинди урыннардан тибеп чыгуларын белү.

Ә хәзер үзебезнең район язучысы Гомәр ага Бәширов сүзләренә, Сара Садыкова көенә иҗат ителгән “Җидегән чишмә”җырын тыңлап үтик.

(-Сорау-җавап эше)

II. Төп өлеш.

Сәяхәтебезнең 1 нче тукталышы-“Туган авылым”

Туган авылыбызның матурлыгын бергәләп күзәтик

Безнең Мөндеш авылында 130 хуҗалык бар. Төп ике урамнан тора, озынлыгы ике километрга сузылган авылым “Ия” дип атаган инешнең сул ягына урнашкан. Инешнең ике  ягында да таусыман калкулык бар. Авыл утырган сул ягы “Тәүшәм”,ә уң ягы “Нарат” дип атала. Авыл тирәли булган ерганаклар 70-80 нче елларда утыртылган нарат полосалары белән әйләндереп алынган. Шуның нәтиҗәсендә авыл кырыенда кечкенә генә урман барлыкка килде. Инеш буенда үскән наратлар, өянкеләр, таллар һәм өй тирәсенә утыртылган башка төр агачлар белән тулыланып авылыбыз яшеллеккә күмелде. Авылыбызның гүзәллеге турында үзебезнең авыл кешесе Рәсих Шәмсетдин язган шигырьне тыңлыйк әле. Ул “Туган авылыма” дип атала.

Беркетелгән файлКүләме
Файл челтерәгез чишмәләр.docx4.5 MB