Ата-аналар җыелышында чыгыш. Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү

Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең татар халкыбызның төп халәте- хезмәт итеп яшәү, бигрәк тә авыл шартларында. Ә хезмәт сөючән яшь буын тәрбияләү әлбәттә, гаиләнең, мәктәпнең. педагогларның бурычы. Шуңа күрә дә хезмәт тәрбиясе халкыбыз педагогикасының йөрәген тәшкил итә.Хезмәт бирә торган шатлык үзенә бертөрле. Аны биек тауга менгәндә барлыкка килә торган хис белән чагыштырып буладыр. Авыр ташлы юл, һәр адым бик кыенлык белән бирелә, ләкин алда изге максат бар-тауның башына менеп җитү. Тау башына менеп җиткәч, кеше үзен күрә, үз дәрәҗәсен раслый. Ул үзен көчле һәм батыр, һәр авырлыкны да җиңәргә әзер итеп тоя. Бик нык ару белән беррәттән, шатлыклы дулкынлану, горурлык хисе барлыкка килә. Тормыш сиңа шатлык китерсен өчен аңа хезмәт белән түләргә кирәк. Бу фикер укучының ышанычлы карашына әверелсен иде.Тырыш гаиләдә бала кече яшьтән эшләп үсә: әти-әнисе, әби-бабасы, кыскасы, олысы-кечесе-барысы да иртәдән эшкә тотына. Бала үз-үзенә хезмәт күрсәтәме, тавыклар ашатамы, чеби, каз бәбкәләрен  саклыймы, кечкенә эне-сеңлесен карыймы-аңа барысы да эш.Бу уңайдан элек гаиләдә әти-әниләр халык педагогикасыннан оста файдаланганнар. Алар махсус китаплар да укымаганнар, тәрбия алымнары турында уйлап та тормаганнар, шулай да үзләренең шәхси үрнәге һәм хезмәт ярдәмендә балалаларда матур сыйфатлар тәрбияли алганнар. Әмма соңгы елларда моңа игътибар кимеде. Хәзер без үзләре әти-әниләр булганнар арасында да, шулай ук балалар арасында да эшлексез, тәрбиясезләрне, ялкауларны, үзләре ашаган савыт-сабаны да юмаган, урынын да җыймаган, кием-салымын теләсә кая ыргытып, өй эшләрендә булышмыйча, җиңел генә көн күрергә гадәтләнеп үскән балаларны еш очратабыз.Балаларның шундый булып үсүенә ата-аналар һәм мәктәп гаепле. Аннары балалар әйләнә-тирәдәге тискәре күренешләрне, акчаны җиңел генә эшләүчеләрне  дә күреп үсәләр. Мондый хәл яшь буын әхлагына кире йогынты ясый. Гаиләдә әти-әнисенең уңганлыгын, пөхтәлеген күреп үскән балалар үзләре хезмәт ярату белән бергә, башкалар шөгылен дә үз итә. Әнисенең бишек җырларын, әбисенең әкиятләрен, бабасының тапкыр сүзләрен, тиз отып алырлык  һәртөрле әйтемнәрне, мәкальләрне, кызыклы такмакларны, табышмак һәм җырларны ишетеп үскән бала зиһенле, гадел, инсафлы, кешелекле була һәм бу сыйфатлар аның хәтерендә уелып кала. Авыл кешесенең тир түгеп, теш-тырнагы белән җир эшкәртүе, иген игүе, мал асравы, икмәкне кадерләп торуы һәм боларның барысына да милли горурлык билгесе итеп каравы яшь буында хезмәткә һәм хезмәт кешесенә карата мәхәббәт хисләре артуга сәбәп булган. Шул нигездә әхлак нормалары да формалашкан: “Язның бер көне ел туйдыра”, Ни чәчсәң, шуны урырсың”, “Җир җылысын йөрәгең белән той, “Ипекәйне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһ”.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шулай ук халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларның тагын берсе-өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүне мөһим санаган. Мәсәлән, ата-анаңны, өлкәннәрне  хөрмәтләү, олылау, җиде бабаңны белү-фарыз, туганнарың белән аралашмау-хурлык. Гаиләдә ана-иң изге, иң олы шәхес. “Анаң өчен уч төтендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”. Халык әлеге бурычны бары үзең балигъ булып җитеп гаилә коргач, үз балаларыңа тиешле тәрбия биреп кенә кайтарып булганлыгына ишарәли.”Әни суккан авыртмый, “Ана ачуы-язгы кар: күп булса да тиз эри”, “Ана җылысы-кояш җылысы, “Ана сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән. Халкыбыз анага булган хөрмәтен менә шулай билгели, чөнки аналар- кешелекнең төп тоткасы.

Гаиләдә атаның да урыны югары булырга тиеш. Бигрәк тә ир-атларның дәрәҗәсе бик нык төшкән заманда. Атаның сабырлыгы, һәр сүзен уйлап, төпле, саллы итеп сөйләшүе, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, кешеләргә, бигрәк тә үзеннән өлкәннәргә итәгатьле булуы, иҗтимагый активлыгы татар гаиләсе өчен гадәти күренеш булган. Халкыбыз педагогикасында һәм авыз иҗатында ата кеше-гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Халык бу хәлне яхшы аңлаган һәм яшь буынга да аталарның кадерен белергә кушкан.”Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”, “Яман атадан- яман ул”, “Атасы кем-улы шул” . Димәк, кешеләрне хөрмәт итү туган-үскән җиргә, илгә, халкыңа мәхәббәт ата-ананы яратудан башлана. Әйдәгез, шуларның гап-гади генә күренгән, һәммәбезгә таныш булган берничәсенә генә тукталыйк. Гаиләдә кайсыбыз өлкәннәр, бигрәк тә әниләр, әбиләр, дәү әниләр авызыннан менә мондыйрак мәкал-әйтемнәрне ишетмәде икән? “Иләк аша карама-йөргән кызың шадра булыр”,  “Майны күп ашасаң, күзең күрмәс”, “Бусагага утырма-кечкенә булып калырсың” һәм башкалар. Менә бит ничек тапкыр булганнар элек: иләк аша карама, бусагага утырма, ризыкны күп ашау зыянлы, дип акыл сатмаганнар, сыек чыбыкка яки каешка да үрелмәгәннәр, болай эшләргә ярамаганлыкны үзләренең төгәл, үткен, зәһәр нәтиҗәле  киңәшләре аша белдергәннәр. Уйлап карасаң, монда тәрбияви эчтәлек бик тирәндә. Беренчедән, ризыкка бәйле булган хуҗалык кирәк-ярагы белән уйнарга ярамаганлыгы, аны олылау кирәклеге чагылса, икенчедән, чисталык ягы да игътибарда тора. “Бусагага утырма” дигәне белән дә шундый ук хәл: бердән, бусага-кешеләрнең табан астындагы иң кадерсез урын, икенчедән, шул ук чисталык ягына да әһәмият бирелгән, керүченең өс-баш киеме пычранмасын дигән караш та сизелә биредә. “Май ашасаң, күзең сукыраер”,  “әшәке сөйләшсәң-телең корыр” кебек гыйбарәләр белән кешеләр үз балаларында әдәплелек тәрбияләргә тырышканнар. Чыннан да, табындагы ризыкка күрмәгәндәй булып ташлану, артык ашау әдәпсез күренеш.Баланың һич тә сукыр буласы да, бусага буе каласы да килми.Шулай итеп, хөрмәтле ата-аналар беренче карашка гади генә тоелган бу гыйбәрәләрнең нәтиҗәсе сәгатьләр буе укылган үгет-нәсихәткә алыштыргысыз. Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә, бары тик балаларга кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирә алсак, ата-анага карата хөрмәт шәфкатьлек, михербанлылык   тәрбияли алсак  кына, картлыгыбыз тыныч, куанычлы булыр. Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телим. Барыгыз да исән –сау, бәхетле булыгыз!