Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикабызда өч яшьтән җиде яшькәчә нәниләрне тәрбия йортларына урнаштыру проблемасы тулысынча хәл ителде диярлек. Инде хәзер балаларга мәктәпләрдә кысан була башлады. Икенче сменада укудан качу өчен мәктәпләр төзелешенә күчәчәкләр. Белем бирү сыйфатына игътибар тагын да артачак. Аутсайдер мәктәпләр була торып, һәр балага да тигез дәрәҗәдә сыйфатлы белем бирү мөмкин түгел бит. Ә моңа һәр мәктәпнең һәр сыйныфы югары квалификацияле укытучыга ия булса гына ирешеләчәк. Димәк, мөгаллимнәргә үз өстендә эшлисе дә эшлисе әле. Күпләр өнәп бетермәсә дә, остазларның белем дәрәҗәсен тикшерүләр дәвам итәчәк. Диагностик тестлар үткәрү тәҗрибәсен, хәтта бөтенроссия дәрәҗәсендә кулланырга ниятлиләр.
Мәгариф өлкәсен 2016 елда нинди яңалыклар көтә? Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә төп игътибар шушы мәсьәләләргә юнәлтелде. Ел саен уздырыла торган укытучыларның август конференциясе уку елына йомгак буларак уздырылса, ел башында үткәрелә торган бу җыелыш киләчәккә планнар кору форматында үтте.
Мәгариф системасында соңгы еллардагы үзгәрешләрне гел уңай дип кенә әйтеп булмый. Белем йортларының матди-техник базасы яңартылу, иң яхшы укытучыларга стимуллар булдыруга да карамастан, бер төркем проблемалар кала бирә.
- Соңгы 5 ел - ул яңа объектлар төзү һәм яңа системаларны гамәлгә кертү бишьеллыгы гына түгел, бу биш ел - реформалаштыру чоры булды. Бу реформаларның кайберләре системага уңай йогынты ясады, нәрсәдер бүген дә үзгәртүне таләп итә, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Алдагы елларда иң зур планнар, әйткәнебезчә, мәктәпләр төзелеше белән бәйле. 2016 елда белем йортларында яңа урыннар булдыру буенча федераль проект башлангыч ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, 2020 елга башлангыч һәм өлкән мәктәп укучыларын бер сменада укуга калдырырга ниятлиләр. Ә 2023 елга төп мәктәп укучылары арасында да ике сменада белем алучылар булмаска тиеш. Барлыгы 47 673 яңа урын булдыру планда.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яшьтәшләре белән белем алуга күчеш тә өстенлекле мәсьәләләр рәтендә булачак. Кайбер районнарда инклюзив белем бирү программалары гамәлгә ашырыла инде. Тугыз муниципаль берәмлектә ишетми, сөйләшүдә, хәрәкәттә кыенлыклары булган, яки акыл ягыннан үсештә артта калучы 500 укучы өчен 68 коррекцияле сыйныф булдырылган.
Укучылар арасында профориентацияле эш алып баруга игътибар көчәйгәннән-көчәя. Бигрәк тә эшче профессияләрне популярлаштыру юнәлешендә зур тырышлык куела – эшче куллар әзерләү буенча ресурс үзәкләр булдырыла.
Милли мәгариф мәсьәләләренә министр аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу юнәлештә эшләнгән эшләр дә, ирешелгән уңышлар да шактый. Татар телен популярлаштыру буенча күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла. Иң борчыган мәсьәләләр исә – укучыларга туган телдә белем бирү сыйфатын яхшырту, рус телле балаларга татар телен укыту методикасын камилләштерү, милли уку йортлары өчен кадрлар әзерләү. Әлеге проблемаларны хәл итү максатыннан Татарстанда милли мәгарифне үстерү концепциясе проекты эшләнгән һәм 2016 елга өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнгән. Әйтик, Татарстан Фәннәр академиясе каршында милли мәгариф үзәге төзү буенча эш алып барыла, татар теле укытучылары методик сертификация узачак, рус төркемнәре өчен татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзерләү бурычы куелды, дип сөйләде Энгель Фәттахов.
Мәгълүм булганча, республикабызда инде күптән аерым районнарда белем бирү сыйфаты рейтингларда чагылыш таба. Лидер һәм аутсайдерларны ачыклау артта калучыларга иң яхшылар тәҗрибәсен тарату максатыннан башкарыла. Укытучылар арасында үз предметларын белү дәрәҗәсен ачыклау өчен үткәрелгән диагностик тестлаштыру да, кемнедер сүгү өчен түгел, ә белем сыйфатын тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен үткәрелде. Дөрес, бу тәҗрибәне бик күп мөгаллимнәр тискәре кабул итте. Аның каравы, Рособрнадзор Татарстан үрнәген кызыклы дип тапкан. Федераль ведомство мондый тестларны бөтенроссия дәрәҗәсенә таратып, математика һәм рус теле укытучылары арасында уздырырга карар кылган.
- Белем сыйфаты мәсьәләләрендә без яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп килдек, соңгы елларда бу күрсәткечләр тагын да яхшырды. Мониторинглар күрсәткәнчә, укучыларыбызның нәтиҗәләре гомумроссиянекеннән 10-20 процентка югарырак. Шул ук вакытта мәктәпләр төрле – лидерлар бар, аутсайдерлар бар. Муниципаль берәмлекләр кысаларында моңа игътибар юнәлтергә кирәк. Бу индикаторлар системасы гына түгел. Аутсайдерлар булганда без бөтен укучылар өчен дә сыйфатлы белем алу өчен уңайлы шартлар тудыра алмыйбыз. Шуңа да иң яхшы мәктәпләрне стимуллаштыру турында гына уйлап калмыйча, аутсайдерларны мондый хәлдән ничек чыгару турында уйларга тиешбез, - диде Илдар Халиков.
Әмма Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, укытучылар имитиханнарга түгел, беренче чиратта, тормышка әзерли шуңа да ул тәрбия мәсьәләләренә дә аеруча игътибарлы булырга чакырды