Тукай юбилее илә мөгаллим өмидләре

 Бу мәкалә “Мәгариф” журналының №4 (апрель,2016) санында басылып чыкты.

I.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

                                                                                        Шәйхзадә Бабич.

Тукай!

Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан. Бөек шагыйрь исеме гомер буена йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Минем шикелле гади бер авыл мөгаллименә сүзен Тукай исеме белән башлап җибәрү, бәлки, килешеп тә бетми торгандыр. Ләкин мин дә бит дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер улымын. Әле беренче сыйныфта ук даһи шагыйрь белән бергә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле:

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –

дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатлап йөргәнем һәм сәхнәләрдән сөйләгәнем хәтердә. Минем күңелемдә туган якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса”  мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам.Бүгенге көннең кайбер эреле-ваклы әдәбият галимнәре Тукайның бөеклеген,кыйммәтен киметергә тырышып,нинди генә сүзләр әйтсәләр дә, мин үзем Тукайның бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм. Ул ятимлек ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган. Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән.

II.

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!

                                       Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!

                                                           Г.ТУКАЙ.

 

Әйдәгез,үзебезгә  бер сорау биреп карыйк әле: безнең татар халкы Тукайның бөеклеген аңлап, аның белән горурлану дәрәҗәсенә күтәрелгән халыкмы соң бүген?

Мин ел саен дип әйтерлек Тукай туган көннәрдә үз укучыларымны Яңа Кырлайга һәм Кушлавычка алып бара торган идем, чөнки Тукайның бөеклегенә төшенү һәм шигырьләренең аһәңен, сәнгатьчә эшләнешен аңлау өчен шагыйрь туган һәм яшәгән урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкән чишмә суларын үзе татып карарга, ул йөргән инеш буйларында үзе йөрергә тиеш. Ләкин Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылганда шунда юл өстендәге Өчиле авылына кереп булмый, ник дигәндә монда әлегә кадәр Тукай исеме белән бәйләп балаларга күрсәтерлек әйбер юк.Дөрес,мәктәптә укытучылар тырышлыгы белән шактый гына бай материал тупланган туган як музее бар. Әмма ул Тукайның Өчиле белән бәйле тормышын бик аз яктырта. Ә бит Өчиле Тукай биографиясен сөйләгәндә Кырлай белән бер тигезлектә торырга тиешле авыл.Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр,язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр(!) ач үлем тырнагыннан алып калуы турында ассызыклап үтәргә тиешләр иде.Аннан булачак шагыйрьне дөньяга тудырган,баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана- Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы- Бибимәмдүдә шушы Өчиле авылы кызы бит әле. Кушлавычта Габдуллаҗан туып дүрт кенә ай яшәп кала- әтисе Мөгәммәтгариф вафат була.Ире вафатыннан соң,күрәсең,Мәмдүдә апа белән аның улына биредә урын калмый.шул ук елның декабрь салкынында ул,улы Габдулланы күтәреп,Өчилегә әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена. Габдулланың Өчиле белән беренче очрашуы әнә шулай башлана. Ул монда нәкъ ике ел-1888нче елның декабренә кадәр яши. Журнал битләрендә киңәеп, Тукайның Өчиледә  тагын өч тапкыр булуы турында язып тора алмыйм,искәртеп кенә үтәм.Соңгы тапкыр ул Өчилегә 1911нче елның декабрендә Кәбир мулла белән Рәбига абыстай гаиләсенә кайта.Сәбәбе: шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый һәм аны дәвалаучы докторлар Тукайга авыл һавасында булырга,яңа сауган җылы сөт эчәргә кушалар. Өчиледә Габдулла Тукай җанына,тәненә дәва гына түгел,иҗатына да илһам таба.Бу соңгы кайтуында ул 13-14 шигырен яза.Кызганычка каршы,Тукай исеме  белән Кушлавычка,Кырлайга караганда да ныграк бәйләнгән Өчиле авылы әлегә кадәр бөек шагыйребезне искә алганда һаман да үги бала хәлендә кала.   Ә дөньяда шундый халыклар бар. Алар үзләренең атаклы кешеләре кереп сыра эчеп чыккан кабакларны да музейга әйләндереп, бөтен дөньяга күрсәтәләр. Шуның белән шәхесләрен дә, үзләрен дә күккә күтәрәләр. Уфтанасың да, әле ярый шул юбилейлар бар, дип уйлап куясың. Югыйсә, атаклы шәхесләребез бөтенләй онытылыр иде.

Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне...

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны, –

дип шагыйрь Х.Туфан  юкка өзгәләнмәгән инде. Әллә артык күп инде алар бездә, шуңа кыйммәтләрен белеп бетермибезме? Арча районындагы кадәрле музейлар, белмим, тагын кайда бар икән? Ләкин истәлекле урыннарның артыгы булмый. Шуның һәр бөртеген күз карасыдай саклаган халыкның гына кадере һәм киләчәге бар. Димәк, дөньяга Тукайны биргән төбәк буларак, аның халкында да Тукай белән горурлану хисе, аның мирасын саклау омтылышы көчлерәк балкырга тиештер. Өчиле авылы халкының да Тукайны үз улы итеп санарга тулы хакы бар. Бабасы Зиннәтулланың йорт урынында Тукайга һәйкәл-обелиск кую бик муафыйк эш булыр иде. Илебезнең төрле почмакларыннан халык сөекле шагыйренең туган ягына килә, аның исеме белән бәйле һәр нәрсәне үз күзе белән күрә, колагы белән ишетә, ул йөргән эзләрдән йөри. Арчага Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылырга килгән кунаклар Өчилегә дә тукталып, Тукай яшәгән нигезгә чәчәкләр куйсалар, дәрәҗәбез һәм хөрмәтебез артыр гына иде.

Кырлай-Өчиле-Кушлавыч өчпочмагын берләштереп, Тукайның бердәм тарихи-ядкарь комплексын булдырырга күптән вакыт.Бу юл Тукайга килгән кешеләрнең туристлык юлы булырга тиеш. Юк,бернинди алга китеш юк.Кырлайдагы Тукай музее да 10-20 ел нинди булган булса, хәзер дә тузып баруын исәпкә алмасаң,шул хәлендә тора бирә.

Университетның соңгы курсында укыганда без казах һәм кыргыз мәдәнияте һәм әдәбиты белән танышу өчен Алма-Ата белән Фрунзе шәһәрләренә бардык. Мин алардагы Абай һәм Фрунзе музейларын  күреп шаклар каттым. Андагы затлылык, андагы бөеклеккә исләр китәрлек иде. Музей экскурсоводының  һәр әйберне үз әнисен иркәләгән шикелле кадерләп сыйпап торуы мәңгегә истә калды. Халыкның яраткан шагыйренә мәхәббәте ничек булырга тиешлеген мин беренче кат менә шунда күреп кайттым.

Тукай музеен якын киләчәктә читтәге кешеләр күбрәк Кыш бабай резеденциясе буларак кына беләчәкләр.Ул акча эшләүче шомагурлар кулына эләкте. Бер авыз татарча сүз белмәгән урыс Кыш бабае Тукай геройлары,Тукай исеме белән кыш буе акча эшли.Рухи кыйммәтләрнең юкка чыга баруына ап-ачык бер мисал бу.  Дәвамы монда: http://faritvafin.ru/