Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Блоглар
» Белем.ру порталында - шигырь язучы яшьләр өчен бәйге!!!
Раил Гатауллин
11 май 2016 - 11:10
Белем.ру порталында - шигырь язучы яшьләр өчен бәйге!!!
Конкурс
Фикерләр
Раил Гатауллин
24 Май, 2016 - 10:57
Permalink
Соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау
Чылтырый соңгы кыңгырау –
Бар да шат, бар да актан.
Һәркем кулында чәчәкләр,
Кызлар алъяпкыч япкан.
Бары тик рәтләр артында
Укытучы моңая.
Бит очында күз яшьләре,
Күңел шатлыгың кайда?
Кем яшьләндергән күзләрен?
Нигә шат түгел үзең?
Балаларың чыгып китә –
Әйтә алмыйсың сүзең.
Никтер тавышың калтырый
Әйтер сүзең әйткәндә.
Горурланып, шатлык белән
Сүзләреңне әйт әйдә.
Каршыңда – үсмер егетләр,
Матурдан матур кызлар.
Алар бит синең җимешләр,
Инде бит алар зурлар.
Инде бит ничәмә еллар
Син балалар каршында.
Горурлан син алар белән –
Синең хезмәт барсы да.
Юк, син түзмисең шул, һаман
Күзләреңнән яшь ага.
Сиңа кушылып елыйлар
Килгән һәр ата-ана.
Әйе, балалар үстеләр,
Әйе, олы юл алда.
Әйе, гел бергә идек лә –
Ни көтә хәзер анда?
Укытучы яшьләренең
Шулдыр иң зур сәбәбе.
Ул борчыла алар өчен,
Тотып чәчәк бәйләмен.
Ә балалар – алар бик шат,
Аларның бүген бәйрәм...
Тик укытучы күз яшьләре
Тамалар берәм-берәм.
© Раил Гатауллин, май, 2015 ел
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
22 Май, 2016 - 15:21
Permalink
Рәзинә Сәхибгәрәева шигыре
Укытучым, мәңге күнелемдә
Калыр синең матур сүзләрең.
Синең белән генә булган минутларда
Таптым бит мин белем ачкычын.
Син өйрәттең безне тәртип белән
Матур итеп тормыш корырга.
Алып бардың безне зур өметләр белән
Киләчәккә юллар салырга.
Күзләремдә инде көз булса да
Күңелемдә минем яз әле
Ничә еллар үтсә дә
Рәхмәтле мин сиңа, Укытучым!!
Разина Сахипгараева, 17.05.2016
https://vk.com/belem_ru?w=wall-49917082_1061
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
22 Май, 2016 - 15:17
Permalink
Сәрбиназ Шәйхел шигыре
И мәктәбем, синдә кайный тормыш:
Чыгарылыш арты чыгарылыш.
Күз яшьләре. Котлау. Яңа буын.
Узган урын алмашына – яңа урын.
Яшел такта. Число. Һәм каләмнәр
Ашыга-ашыга дәфтәр буйлап йөгерәләр.
Ак алъяпкыч.
Тагылмаган галстук.
Тагыла ул директорны күрүгә үк.
Эзтабарга алу, пионерга...
Тора-бара килеп җитә ГИАлар да.
Аннан инде бераз “Ух, котылдык,
Ял итәргә без дә менә унга калдык”.
Ә 10 ул тиз үтә – сентябрь – май,
Практикада уза тагы бер ай.
Кемдер китә, кемдер кала
Алмый калган белемнәрен ала-ала.
Менә тагы җиткән чыгарылыш.
Күз яшьләре. Шатлык. Яңа балкыш.
Очып китә оясыннан зур дөньяга
Канатларын җәеп тик сигез кош...
И мәктәбем, синдә кайный тормыш..
Сәрбиназ Шәйхел. 11.05.2016
https://vk.com/belem_ru?w=wall-49917082_1061
Ихтирам белән, Раил Гатауллин