Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25 майга билгеләнгән. IX һәм XI сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңы белән иң җаваплы, иң хәлиткеч чор башлана. Беренчеләре дәүләт йомгаклау имтиханын тапшырса, икенчеләрен тагын да катлаулырак сынаулар көтә - бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җаның теләгән уку йортына ачкыч булып тора бит.
Беренчеләрдән булып 27 майда география һәм рус әдәбиятын сайлаган укучыларны сынаячаклар. 30 майда исә имтихан тапшыру пунктлары иң күпсанлы укучыны кабул итәчәк. Бу көнне беренче мәҗбүри сынау – рус теленнән имтихан узачак. Аннары инде укучылар база һәм профиль дәрәҗәдәге математика һәм башка фәннәр буенча белем дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш.
БДИда фәннәрне тирәнтен белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирү мөмкинлеген елдан-ел киметә баралар. Инде узган елда ук кайбер фәннәрнең биремнәрендә тест өлеше юкка чыгарылды. Быел да тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география буенча биремнәрдә берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алып булмаячак. Тест өлеше чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына сакланды.
БДИда укучылар тупларга тиешле минималь баллар күләме узган елдагыча калды. Рус теленнән, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия һәм биологиядән - 36, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча кимендә – 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, чит телләрдән 22 балл тупларга тиеш.
2016 елда бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уздыру көннәре:
- 27 май – география, рус әдәбияты,
- 30 май – рус теле,
- 2 июнь – математика (база дәрәҗә),
- 6 июнь – математика (профиль дәрәҗә),
- 8 июнь – җәмгыять белеме,
- 10 июнь – чит телләр (телдән бирү),
- 11 июнь – чит телләр (телдән бирү),
- 14 июнь – чит телләр, биология,
- 16 июнь – информатика, тарих.