Белем.ру порталында "Белем +" бүлеге барлыкка килде

Белем.ру порталында "Белем +" бүлеге барлыкка килде

Дуслар! Белем.ру порталы кулланучылары!

Белем.ру порталында татарча блоглар алып бару мөмкинлеген ясаган вакытта мин үземне дә блогер буларак күрә идем. Укытучыларга, укучыларга һәм татар мәгарифе белән кызыксынган кешеләргә сөйләр һәм әйтер сүзләрем шактый. Кайбер темаларга карата үз фикеремне белдерәсе килгән чаклар да еш була, башка белемле кешеләр белән фикер алышасым да килә. Шуңа күрә дә бүгеннән башлап блогны ешрак тулыландырып алып барырга исәп тотам. 

Әлеге блог язмасында, иң беренче чиратта, Белем.ру порталында яңа проектлар бүлеге турында хәбәр итәсем килә. Без әлеге бүлекне "Белем +" дип исемләргә булдык.

Нәрсә соң ул "Белем +"? Бу Белем.ру порталы кысаларында башка мәгариф проектларына урын бирү дигән сүз ул. Без әлеге проектларны Портфолио битендә генә урнаштырып бара идек. Хәзер исә һәр проектка өченче дәрәҗә яңа домен бирергә булдык:

  • алгебрадан дәүләт имтиханына әзерлек (проект авторлары: А.И. Мулюкова, И.И. Мулюков. Фәнни җитәкчеләре - Г.М. Мөхәрләмова, 2011);
  • татар теле һәм әдәбияты (проектны әзерләделәр: Һадиев Равил Мәгъсүм улы (өлкән укытучы, К(П)ФУ, проект җитәкчесе) һәм Нәбиуллина Гүзәл Әмир кызы (доцент, филология фәннәре кандидаты, К(П)ФУ, методик җитәкче) җитәкчелегендә студентлар коллективы, 2012).

Бу көннәрдә Белем.ру порталына тагын бер яңа проект күчеп килде. Ул - "Әдипләр" проекты. Элеккеге narod.ru порталындагы сайт бүгенге көннән башлап adiplar.belem.ru адресы буенча ачык булачак. Проектның авторы - Әхмәт Дусайлы.

Мин әлеге татарча проектлар кулланучыларыбыз өчен файдалы булыр дип ышанып калам. Киләчәктә Белем.ру порталы кысаларында файдалы татарча блоглар да, яңа татарча проектлар да артсын иде.

07/07/2016. Бүген Әхмәт Дусайлының тагын бер проекты Белем.ру порталында урын алды. Ул - "Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге". Әлеге сүзлек белән http://g-farsi.belem.ru адресы буенча кереп танышырга була.