Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәп программасы күләмендә белем туплаган һәр бала уйлап табу сәләтенә ия. “Әмма уйлап табучыны тәрбияләү өчен махсус укытырга да кирәк икән. Уйлап табу дәресләрен яшь уйлап табучы түгәрәкләрендә дә, аерым фәннәргә бәйле дәресләрдә дә, төп дәрес буларак та үткәрергә мөмкин. Мондый дәресләрне инновация дәресләре, дип тә кабул итәргә ярый”, - ди Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты Ринат Нуруллин.
Балаларны укыту өчен укытучылар, әлбәттә, дәреслекләр сорый. Мөгаллимнәрнең дә бу өлкәдә белемнәрен арттыру сорала. “Бүгенге көндә балаларны уйлап табуга өндәү җирлегендә туган, аз санда булса да, рус телендә китаплар бар, әмма татар телендә мондый китапларның хәтта тәрҗемә ителгәннәре дә юк иде әле”, - ди Ринат абый.
Ләкин Татарстан Республикасында яшь уйлап табучыларны әзерләү максатыннан бер ел элек «Яшь уйлап табучы китапханәсе» исемле китаплар сериясе дөнья күрде. Күпләрегез әлеге дәреслекләрне тәкъдир итү чарасында була алмагандыр. Шуны истә тотып, алда әйтелгән серия турында сөйләрбез.
Сериягә татар телендә язылган. Аңа тугыз китап кергән. Сериядәге китапларның авторлар составы уйлап табуга бәйле катлаулы мәсьәләләрне тирәнтен белүчеләрдән тора. Дәреслекләр төрле өлкәдә тупланган мәгълүматларны уйлап табу максатында куллану мөмкинлекләрен ача, балаларда уйлап табу шөгыленә кызыксыну уята. Төрле фәннәр сериядә логик эзлеклелектә карала.
Сериянең беренче китабы «Табигать – патентлар чишмәсе» дип атала. Китапта табигатьнең һаман да өйрәнелеп бетмәгән һәм өйрәнелеп тә уйлап табу максатында кулланылмаган күренешләре шактый күп булуы тасвирлана.
Киләчәктә бу серле яки сәер күренешләр зур ачышларга китерүе мөмкин икәне дәлилләнә, табигать уйлап табу өчен чиксез чыганак булып торуы күрсәтелә. Ләкин табигатьнең байлыкларын ваемсыз, комсызланып файдалану тирә-як мохитнең тигезләнеше бозылуына, тереклек ияләренең күп төрләре Җир йөзеннән юкка чыгуына китерә. Шушы фикер сериянең «Без – табигать балалары» дигән икенче китабында сөрелә. Бу очракта да яшь уйлап табучыларга тирә-юнь мохитнең чисталагын тәэмин итүгә, экологик мәсьәләләрне чишүгә бәйле техник иҗатка чиксез кыр ачыла.
Сериянең тагын өч китабы математика («Математик җисемнәр»), физика («Физика – уйлап табучының юлдашы») һәм химия («Могҗизалар, әкәмәтләр химиядә җитәрлек») фәннәренең уйлап табу эшләрендә куллану өчен киң мөмкинлекләрен ача.
«Зирәклек сукмаклары» исеме астында чыгарылган алтынчы китап уйлап табу теориясенә багышлана. Бу китапта уйлап табу ысуллары тасвирлана, аларның кимчелекләре һәм өстенлекләре бәяләнә. Бу ысулларны үзләштергән кеше тормыш куйган мәсьәләләрне чишү юлында җавапны күп тапкыр тизрәк таба ала. Уйлап табу ысулларын өйрәнү яшь уйлап табучыны әзерләү дәверендә мөһим роль уйный.
Уйлап табу ысулларын тирәнрәк үзләштерү өчен аерым күнегүләр «Зиһен күнегүләре» (кечерәк яшьтәге укучыларга тәкъдим ителә) һәм «Уйлар табу күнегүләре» (өлкәнрәк яшьтәге укучыларга тәкъдим ителә) китапларында бирелә.
Балалар да, өлкәннәрнең күпчелеге дә уйлап тапкач, нишләргә икәнен белмиләр. Бу сорауга серияне тәмамлаучы «Уйлап тапкач, нишләргә?» дигән китаптан җавапны табып була. Иң гади рәвештә әлеге китапта уйлап табылган әйбергә авторлыклык хокукларын, интеллектуаль милеккә хуҗа булу мөнәсәбәтләрен яклау мәсьәләләре ачыла, патент алу өчен нинди язма кәгазьләр кирәк булуы һәм аларны ничек тутырылуы аңлатыла.