Күке балалары

Күке балалары

Автобуста барам. Артымда яшь кенә гаилә. Татарча сөйләшәләр. Бик матур. Татарстанның башкаласы булган Казанымда туган телләрендә сөйләшкән татарларны күреп гел шулай ләззәтләнеп йөрим. Рәхәт.

Ни сөйләшкәннәренә игътибар бирмим. Әни тәрбиясе, мөгаен. Кеше гайбәтен ишетмәскә, чит-ятка күз салып йөрмәскә өйрәтелгән баламын. Бәлки начар ягы да бардыр. Бу тормышта гел күз-колак булып, колакны тырпайтып йөрергә кирәктер дә бәлки. Әмма сүзем ул турыда түгел...

Гаилә булгач гаиләдә бала да булу кирәк. Баласыз гаилә гаилә түгел инде ул. Улыңны, кызыңны үстерәсең, тәрбиялисең, туган телеңә өйрәтәсең, күп төрле һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итәсең.

Артымдагы яшь гаиләнең дә яннарында балалары бар. Татар халкының киләчәге бар, дип уйлап барам. Әле 3-4 яшьлек кенә бала. Планшетта ниндидер уен уйнап бара. Ул уйнаганда әти-әниләре рәхәтләнеп татарча чөкердәшеп баралар. Идиллия...

Бер ун минутлап шулай барганбыздыр. Эреп йокыга да китәр идем, әмма 2-3 тукталыштан соң төшәргә кирәк булачак. Йокыга да китәр идем... Әмма...

Малай кинәт никтер борчылып алды. Әллә уенында җиңелдеме, кыбырсый башлады. Шыңшып та алды. Әти-әниләре шунда ук сөйләшүдән туктап калдылар.

- Мама, мама!
- Что сынок? Что случилось?
- Нет, ничего.
- Что-то же случилось?
- Кушать хочу.
- Потерпи, к бабушке приедем, там и поешь.

Мин урыннан кузгалдым. Ишеккә таба. Ничектер тизрәк автобустан төшәсе килә иде.

Нинди гаилә соң бу? Урыс малае татар гаиләсенә кайдан килгән? Әти-әнисе уллары белән ник русча сөйләшәләр? Әллә уллыкка алганнармы берәр рус баласын? Әллә күке баласымы? Татар теле яшәп килгән гаилә оясыннан татар телен тәгәрәтеп ташлаган да русчаны үстерә торган күке баласы...

Татар гаиләләрендә шундый күпме күке балалары үсеп килә икән? Дөрес тәрбия бирмәсәң, гаиләдә татарча сөйләшмәсәң әлеге балалар үскәч тә күке балалары булып калырлар кебек. Күкеләр үрчер, ә татарлар... Татарларның киләчәге булуы икеле.

Өегезгә кайтып карагыз әле. Сезнең гаиләдәге бала да күке баласы түгелме?

© Раил Гатауллин, 17 нче август 2016 ел