27 нче августта күк йөзендә ике ай күрәчәкбезме???

27 нче августта күк йөзендә ике ай күрәчәкбезме

Татар матбугатында да 27 нче август көнне күктә ике ай күреп була дип яза башладылар. Астрономия укымау яисә наданлык бәласедер инде бу. Әйе, Марс бу көнне Җиргә иң якын ноктасында булачак. Әмма ул Ай кадәр зур булып күренерме? Әйдәгез, башыбыз белән уйлап карыйк...

Мәгълүмат өчен

  • Җирнең диаметры - 12750 км
  • Айның диаметры - 3480 км
  • Марсның диаметры - 6800 км
  • Җирдән Айга кадәр ераклык - 384 400 км;
  • Җирдән Марска кадәр ераклык - 56 млн км. (Җиргә иң якын вакытта)

Аналитика: Марс диаметры Айныкыннан 2 тапкыр зур, димәк, күктә бер төсле 2 ай күрү өчен ул Айга караганда ике тапкыр ерак булырга тиеш. Ә ул йөз меңләгән түгел, миллионлаган км ераклыкта (димәк бу көнне Айның 1/145 өлеше кадәр зурлыкта күренәчәк). Аңламасагыз алманы тигез 145 кисәккә бүлегез дә, әлеге алма кисәген алма белән чагыштырып карагыз...

Шул рәвешле, Марс диаметры буенча Айдан 2 тапкыр зур булса да, ул Айдан 145 тапкыр ераграк. Марсны максимум зур йолдыз буларак күреп булачак, бары шул гына. Марс Җиргә шул кадәрле якын килсә, планетада син дә, мин дә исән калмаячакбыз...

PS. Матбугатка ышаныр алдыннан үз башыгыз белән уйларга өйрәнегез. Ул вакытта гына матбугат акыллырак мәгълүмат урнаштыра башлар...

Фикерләр

qdb сурәте

мин моны бу диаметрларны белмичә дә аңладым. моңарчы тарихта беркайчан да андый хәл булмаган, шуңа күрә ул хәзер дә булмас.