4 октябрьдә "Зур этнографик диктант" мәгърифәтчелек акциясен үткәрү өчен Россиянең бөтен төбәкләрендә 550 дән артык мәйданчык ачылачак. Бу хакта "ТАСС" яза.  Удмуртиянең Илкүләм сәясәт министрлыгы инициативасы белән оештырылган чара илдә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләү максатыннан оештырыла.  "Россиядә бу киңкүләмле акция беренче тапкыр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча этнографик белем бирүне камилләштерү, илдә яшәүчеләр этномәдәни компетенциясен киңәйтү һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармонизаци