Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле дуслар, татар әдәбияты белән кызыксынучылар һәм әдәби мирасыбызны саклаучылар!
2016 елның ахыргы көнендә, Яңа елга аяк басканда, сезне "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесенең Сибгат Хәкимгә багышланган дүртенче викторинасы нәтиҗәләре белән таныштырабыз.
Нәтиҗәләр сөендерерлек. Викторинада катнашучыларның нибары икесе генә викторинаны уңышлы үтә алмады, ә 8 кеше викторинаның барлык сорауларына 100% дөрес җавап бирде!
Бу юлы нәтиҗәләрне өстән аска тәкъдим итеп карыйк.
I урын - ТР Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Галләмова (тестны үтү дәвамлылыгы: 3 минут 22 секунд). Гөлназ ханым бәйгедә ай саен уңышлы катнашып килә, моннан алда үткәрелгән викторинада да ул 95 балл җыйган иде.
II урын - ТР Әтнә районы (Сибгат Хәкимнең туган ягы) Күәм авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриева (тестны үтү дәвамлылыгы: 3 минут 43 секунд);
III урын - ТР Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафина (тестны үтү дәвамлылыгы: 4 минут 52 секунд).
Барлык өч финалистны да бәйгенең финалында көтеп калабыз, ә Гөлназ ханым Галләмованы гран-при өчен көрәш көтә.
Яңа елны каршы алу кичендә 100 балл җыйган башка катнашучыларны да әйтеп китми булдыра алмыйбыз. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
- Альмира Ибраһимова, Казан шәһәренең 152 нче номерлы гимназиясе,
- Миләүшә Җиһаншина, Алабуга шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе,
- Гөлфия Абдуллина, Бөгелмә шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбе,
- Гөлчәчәк Бахтеева, Казан шәһәренең 127 нче номерлы мәктәбе,
- Рәзилә Зәйнуллина, Казан шәһәренең 80 нче номерлы мәктәбе.
Хөрмәтле дуслар!
"Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесе киләсе елда да дәвам итә. Бәйгенең киләсе викторинасы кайсы татар шәхесенә багышланган булуын якын көннәрдә Белем.ру порталында хәбәр итәчәкбез.
Киләчәк бәйгеләребездә барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
ps. Игътибар! Сертификатлар һәм дипломнарны якынча 10 гыйнвардан соң - Татарстан банклары белән кайбер мәсьәләләр хәл ителгәч соратып алып булачак.