90 көндә миллионер булып буламы? Өченче көн. Мотивация

90 көндә миллионер булып буламы? Өченче көн. Мотивация

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

90 көнлек марафонның бүген өченче көне үтеп китте. Кичә Иннополиста тукталышта озак кына автобус көткәндә салкын тидеме соң, бүген иртәдән бирле үземне начар хис иттем. Температура, тамак кыра, томау, ютәл... Берни дә эшлисе килми. Нәрсәгә дип кенә тотынганмын икән бу марафонга?! Нигә инде бу марафон миңа? Ахыры уңышлы буламы-юкмы әле билгесез бит. Булып чыкмаса, кешеләр көләрләр миннән рәхәтләнеп... Кеше көлкесенә калырмын...

Әлбәттә, бераз арттырып сөйләдем инде. Чирләп торуым гына ялган түгел. Авырып торганда нәрсәдер эшләү чыннан да кыен була икән.

Мондый вакытлар сездә дә буладыр. Нинди дә булса эшкә канатланып тотынасың да, аннары күңелең төшә, кызыксыну кими һ.б. Ниндидер каршылыклар, киртәләр калкып чыга. Бу тышкы каршылыклар да, эчке каршылыклар да булуы мөмкин. Мондый чакта мотивация кирәк.

Нәрсә соң ул - мотивация?! Мотивация латинчадан ("moveo") - "хәрәкәткә китерәм" дигәнне аңлата. Эчке һәм тышкы мотивация була. Мотивация шулай ук тискәре һәм уңай да булырга мөмкин.

Мәсәлән, "эштә планны арттырып үтим икән - миңа премия түләячәкләр" - уңай мотивация булачак, ә "эшне бүген тәмамламасам - хезмәт хакыннан тотып калачаклар" - тискәре мотивация.

Мотивация бик көчле булырга һәм алай ук көчле булмаска да мөмкин. Иң зур мотивацияле, максатчан кеше - бәдрәфкә ашыгучы кеше, диләр. :) 

Иң отышлысы - оптималь мотивация булдыру. Үзеңне ничек дөрес итеп мотивацияләргә соң?! Булган мотивацияне ничек сакларга?

1. Нинди дә булса эшкә ныгытып тотынасыз икән, димәк, аның өчен күбрәк вакыт сарыф итәргә кирәк булачак. Шуңа күрә, эшлисе эшләр исемлегендә булган эшләрне яртылаш диярлек кыскартыгыз, мөһимнәрен генә калдырыгыз. Башка эшләрегезне эшләргә дип еш бүленсәгез, максатка илтүче төп эшкә вакытыгыз калмас.

2. Эшне башкарыр алдыннан башкаларга бу турыда артык сөйләп йөрмәгез. Эш инде эшләнгән кебек тоелыр һәм аны тормышка ашыру кыенлашыр. Эшне инде башкарып чыккач кына башкалар игътибарына тәкъдим итү отышлырак. Шуңадырмы, 90 көнлек марафонны да "онлайн режим"да үтүе бераз кыенрак. Үз-үземә нык зур психологик нагрузка ясыйм (бәлки шуның өчен дә чирләп киткәнмендер әле...). Әмма икенче яктан караганда бу - минем өчен файдалы. Мин инде хәзер үк үземне миллионер кебек хис итәргә өйрәнәм һәм үземне башкачарак тотам.

3. Планлаштырылган "зур эшегез" - күңелегезгә ятышлы эш булсын! Яраткан эшне эшләү һәрвакыт күңелгә рәхәт була. Күңел биреп эшләгәндә генә сез эшнең чын остасы була алачаксыз. Күңел биреп эшләмәгән эштә уңыш казану очраклары бик сирәк була.

4. Дедлайн. Кем әйтмешли, без күп эшне "күткә килеп терәлгәч" кенә эшлибез. Вакыт тәмамлануны тою кешене бик нык мотивлаштыра. Стив Джобс үзенең тиздән вафат буласын белгәч, гомеренең соңгы елларында күп кенә мөһим эшләр башкара алган. Бу пунктта әйтергә теләгән фикерне тирәнрәк аңлау өчен, төп рольдә Куин Латифа булган "Последний отпуск" фильмын карарга тәкъдим итәм. Әлеге фильмдагы төп герой, үзенең тиздән вафат булачагы турында кәгазь алгач, хыялларын тизрәк тормышка ашырырга уйлый. Бик эчтәлекле фильм. 

5. Зур эшләрне ваграк өлешләргә бүлеп башкарыгыз һәм, һәр әлеге өлеш эшне тәмамлаган саен, үзегезгә бәйрәм ясагыз. Җиңүләр кешене канатландыра. Үз тормышымнан мисал китерәм. Безнең авылдан ерак түгел Вятка (Нократ) елгасы агып үтә һәм җәй айларында аның ярларында бик күп җир җиләге була. Бөтен халык шунда ябырыла. Кечкенә чактан ук мин дә җиләк җыярга йөри идем. Чиләк зур, аны тиз генә тутырам димә! Шуңа күрә мин стаканлап җыя башладым. Стаканны тутыра идем дә, стакан тулгач, аны чиләккә илтеп сала идем. Һәм бер-ике җиләкне авызга кабып үзем өчен бәйрәм ясый идем. Шул рәвешле чиләкнең ничек тиз тулуын сизми дә кала идем.

Әлеге тәҗрибәне мин хәзер дә кулланам. Бәлки шуңа күрә дә көн дәвамында күп эшләр башкарырга өлгерәмдер.

6. Концентрация. Эшне башкарган чагында социаль челтәрләргә кермәгез, телефоныгызны тавышсыз режимга күчерегез, төрле мессенджерларны ачмаска тырышыгыз, спам укып утырмагыз. Дусларыгыз һәм якыннарыгызны шул-шул сәгатьләрдә мөһим эш эшләвегез турында алдан кисәтеп куегыз. Бу вакыт аралыгында алар сезне борчымаслар һәм сез эшегезне күбрәк һәм яхшырак эшли алачаксыз.

7. Негатив уйлар уйламагыз, төшенкелеккә бирелмәгез. Һәрвакыт оптимист булырга тырышыгыз. Зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләрнең уңыш тарихлары белән танышыгыз. Эшкә ныгытып тотынгансыз икән, инде бер шик тә калдырмагыз! Үз-үзегезгә "Мин җиңәчәкмен, мин булдырачакмын!" - дип әйтегез!

8. Иртәләрен иртәрәк уянырга тырышыгыз. Иртәрәк уянганда эшкә күбрәк вакыт кала. Иртән торгач аннары ул көнне төнгә кадәр утырырга да теләк булмас. 

9. Эшләгән зур эшегез, иң беренче чиратта, башка кешеләр өчен файдалы булсын! Кешеләрдән уңай эмоцияләр әйләнеп кайтачак һәм, башкаларның тормышларын яхшыртып, сез үзегезнең дә тормышыгызны яхшыртасыз!

10. Башка кешеләр белән түгел, үз-үзегез белән ярышыгыз. Бүгенге эш күрсәткечен кичәге эш күрсәткече белән чагыштырыгыз. Көн саен 1% кына булса да яхшырак эшләсәгез дә, 100 көннән (якынча 3 айдан) сезнең эш күрсәткечегез 200% булачак!!!

11. Үз сүзегездә торырга тырышыгыз! Әйткәнсез икән - үтәгез! Дусларыгызның гына түгел, үзегезнең үзегезгә дә ихтирамыгыз, ышанычыгыз артыр.

Авырып торсам да, бүген алдан әйткән ике сүземдә тора алдым. Беренчесе - ноутбук каршына утырып әлеге блог язмасын язым чыктым. Икенчесе - кызымны бүләкләү тантанасына медицина университетына барып кайттым. Менә аңа бүген шундый диплом тапшырдылар:

Әлеге җиңүдән соң, кызымның да мотивациясе арткандыр, дип ышанам.

12. Ял итегез. Һәр эштән соң, һәр зур булмаган җиңүегездән соң ял итеп алыгыз. Тәнәфесләр ясап эшләгез. Компьютер экраны каршында сәгатьләр буе текәлеп утырмагыз һ.б. Зарядка ясап алыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез. Сәламәт яшәү рәвеше турында әле аерым бер блог язмасы урнаштырырга исәп тотам.

Ял итү белән әле үземнең дә проблемалар бар. Ял итә белмим. Ял итәргә өйрәнергә кирәк! Язмамны урнаштырам да йокларга ятам хәзер. Иртәгә иртүк торасым бар. Мине күп кенә уңышлары белән яңа атна көтеп торачак!

КИҢӘШ

Мотивация буенча китаплар, фильмнар, аудиоязмалар шактый - аларны укырга, тыңларга, карарга киңәш итәм. Килде-китте мәгънәсез тапшырулар, шоулар карап/тыңлап утырганчы, үзегезне камилләштерү белән шөгыльләнегез. Рухыгызны ныгытыгыз. Уңышка ирешү юлында мотивациягезне югалтмагыз!

ps. Моннан бер сәгать элек, инде блогны язып тәмамлагач, язмага фотосурәт беркетәм дигәндә браузер, русча әйтмешли - "завис". Браузерны ябып яңадан ачсам, барлык язган язмам югалачак икәнен беләм. Температура белән күпме яздым-яздым да, барлык язганым да юкка чыгачак бит хәзер!!! :( Елар дәрәҗәгә җитәрлек булдым. Күпме эшлә дә, бер мизгелдә бар да юкка чыксын инде... Кайдан монда мотивация?! Инде еш шулай булганы бар иде. Белем.ру порталына яңалык урнаштырам дигән чакларда.

Нишләргә?

Бу проблема миңа яңа мотивация тудырды. Бу нәкъ менә тискәре мотивациягә бер мисал. Әгәр браузерны ябып кабат ачсам бөтен мәгълүмат югалачак һәм миңа яңадан сәгатьтән артык авырган килеш блог язып утырасы булачак. Миңа бу мәсьәләне "раз и навсегда" хәл итәргә кирәк! Бу браузерны япмый гына икенче браузерны ачып Гуглда җавап эзли башладым. Җавап ярты сәгать чамасы эзләгәч кенә табылды. Һәм хәзер минем тагын бер темага белемем артты! Браузер "зависать" иткән чакта, формада язылган мәгълүматны дампка саклап күчереп алып була икән! Бу турыда да әле бер язып чыгасы булыр. 

Бу җиңү мине канатландырды. Хәзер, интернетта ни генә язсам да, аны югалтмаячагымны беләм! 90 көн марафонда салкын тию дә, браузерның глюклары да киртә булмаячак! 

ДҮРТЕНЧЕ КӨН >>