90 көндә миллионер булып буламы? Дүртенче көн. Тәүлектә - 24 сәгать

90 көндә миллионер булып буламы? Дүртенче көн. Тәүлектә - 24 сәгать

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Тәүлектә нибары 24 сәгать. Хәтта азрак та. 23 сәгать 56 минут 4 секунд...

Көн саен Җир шары үз күчәре тирәсендә бер үк тизлек белән әйләнеп чыкса да, кайбер көннәр бик кыска, ә кайбер көннәр озын тоела. Ник алай? Ник кайберәүләр көн дәвамында әллә никадәр эш башкарырга өлгерәләр, ә кайберәүләрнең көннәре бушка уза? Көнне ничек файдалы итеп үткәрергә? Яшәү темпы көннән-көн тизләнгән заманда барысына да ничек итеп өлгерергә?! 

Бүген сезнең белән тайм-менеджмент ("time management") турында сөйләшәсем килә. Вакыт белән идарә итү турында фикер алышырга уйлыйм.

Вакытны ничек дөрес файдаланыйм икән дип беренчесен мәктәпкә укырга кергәч уйлана башлыйсың, мөгаен. Ничек итеп мәктәптә барысын да укып бетерергә, өй эшләрен эшләргә өлгерергә?! Әле өйдә әти-әниләргә булышырга, мультиклар карарга да кирәк бит. Авыл баласына эшләр тагын да күбрәк өеләдер әле. 

Мәктәптә укыганда әле мәктәп көндәлеген тайм-менеджмент коралы итеп кабул итеп булмый. Миңа мәктәп көндәлеге өй эшләрен язып кую һәм мәктәптән бишлеләр алып кайту өчен генә кирәк була иде. Әмма көндәлекне ихтирам итә - аны чиста-пөхтә итеп алып бара идем. Өй эшләрен вакытында эшләргә, бар предметларны да үзләштерергә өлгерүем мәктәпне алтын медаль белән тәмамларга мөмкинлек бирде. 11 нче сыйныф көндәлеген әле дә саклыйм.

  

Без тайм-менеджмент белән тирәнрәк югары уку йортына укырга кергәч кенә танышкан идек. Хәзер мондый тирәнтен танышу 9 класста ук башлана. Балалар бердәм дәүләт имтиханнарына әзеррләнергә тотына... Дәресен дә әзерлисе, имтиханга да әзерләнәсе бар, өй эшләре дә, дуслар белән аралашу да, социаль челтәрләр ... Кемнәрдер моңа түзми, 9 классны тәмамлауга ук мәктәпне ташлап чыгып китә. 

Югары уку йортында да якынча шул ук хәл. Уку, имтиханнар, уку. Эшлисе дә килә башлый. Эшләсәң укуга зыян килә, ныгытып укысаң эшкә урнашып булмый. Кайберәүләр кичке яисә дистанцион уку формасына күчәләр.

Укуны тәмамлагач күпләрнең үз бизнеслары булмый әле. Каядыр эшкә урнашабыз. Урнаша алсак... Һәм көн-төн эш башлана. Бер эштә генә эшләп тамак туймый торган эшләр дә бар бит әле. 

Кем ничектер, мин параллель рәвештә 4 эштә эшли идем. Бишенче эштә эшләп булмый иде. Берьюлы Казанның 5 нче гимназиясендә һәм КДПУда укыткан, РООда методист һәм бер фирмада менеджер булып эшләгән, өстәмәсенә аспирантурада укыган чаклар хәтердә.

Аннары әлеге энергиям белән Мәгариф министрлыгына эшкә урнаштым, мәгълүмати технологияләр бүлеге белән җитәкчелек иттем. Кайбер эшләрне ташларга туры килде. 

Һәм нәкъ менә министрлыкта мин тайм-менеджмент турында ныклап өйрәнә башладым. Министрлыктагы бер эш элек эшләгән дүрт эшне алыштыра иде. Вакытны ничек өлгертергә? Шул вакытта мәгариф министры урынбасары Нугуманова Людмила Николаевна укытучым булды. Миңа иң беренче ежедневникны да ул бүләк итте.

Нәкъ шул елларда (әле ул вакытта 27 яшь чамасы гына иде) ежедневникның ни өчен кирәген аңлый башладым. Сәгатен-минутын туры китереп эшне планлаштырган көннәр була иде. Бер җыелыштан чыгасың, икенчесенә керәсең, өченче кеше белән күрешеп ниләрдер килешәсең, кемгәдер эш кушасың, кемнеңдер эшен тикшерәсең, отчет язасың һ.б.

Шул яшьтән бирле көндәлек сатып алмаган елым юктыр. Кайбер көндәлекләрне архивта саклыйм. Быел минем көндәлегем шундый. Аның эчендә инглиз телен өйрәнү өчен зур булмаган дәфтәр дә йөртәм.

Бүгенге көндә тайм-менеңджмент турында китаплар тулып ята. Китаплар гына түгел - аудиолар, видеолар. Соңгы елларда махсус компьютер программалары һәм смартфоннар өчен органайзерлар дөнья күрде: TIME Planner, RescueTime, My Minutes, Timesheet, Toggl һ.б.). Күп кенә тренинглар оештырыла. Монда әле бизнес-тренерлар шактый гына акча да эшлиләр. Чөнки күпләр үз вакытлары белән идарә итә алмыйлар. Заманасы шулкадәр катлаулы, кайберәүләр китап укып кына бу һөнәрне үзләштерә алмыйлар...

Бүгенге көндә тайм-менеджмент максатлар билгеләргә, эшләр исемлеген төзеп алып барырга, вакытны планлаштырырга, вакыт сарыф ителүне анализларга, приоритетларны билгеләргә һ.б. мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

КИҢӘШЛӘР

Үз тәҗрибәмнән чыгып, көндәлек алып бару мисалында сезгә берничә киңәш бирәсем килә.

1. Ежедневник (көндәлек) сатып алыгыз. Үзегезгә ошаганын, уңайлысын сайлагыз. Ул артык зур да булмасын, артык кечкенә дә. Көн дә аны тутырып барыгыз. Көндәлек тутырып эшне планлаштыру үзеннән-үзе килә. Көндәлегегез юк икән - әлегә берәр дәфтәр/блокнот алып торыгыз. Иртәгә нинди эшләр эшлисегез бар? Шуларны номерлап язып чыгыгыз. Бер юл саен - бер эш.

2. Приоритетлар билгеләгез. Бу эшләрнең кайсылары мөһим? Аларның алдына мин өндәү билгеләре куям. Аеруча мөһим булса - өч өндәү билгесе. Төгәл вакытын күрсәтсәгез дә ярый. Мәсәлән, минем иртәгә халыкара конференциядә чыгыш ясыйсым бар. Конференция төгәл 10 сәгатьтә башлана. Мин "конференция" дип яздым, аның кайда һәм кайчан булуын билгеләдем. Алдына өч өндәү билгесе дә куелган.

3. Марафонның икенче көнендә без тормыштагы максатлар турында сөйләшеп алган идек. Әлеге исемлектә язылган эшләрнең кайсылары сезне максатыгызга илтә? Алар арасында шундый эш юк икән, димәк, сез максатыгызга ирешү юлында бармыйсыз. Каядыр икенче юлга чыгып киткәнсез һәм максатыгызга тиз генә ирешмәячәксез. Исемлекне кире язып чыгыгыз. Анда өндәү билгесе белән тамгаланган, сезне максатыгызга ирештерә торган эшләр булсын.

4. Исемлектә ял итү дигән пункт кертегез. Мәсәлән, иртәнге зарядка ясау, кичке зарядка ясау. Көнегезне эш белән тутырасыз, ә организмга ял итәргә бирмисез икән - тиздән авырып китәрсез. Минем әлегә бу проблемам бар. Күп эшлим, ял итә белмим. Әле дә терелеп бетмәдем. Шуны уйлагыз - авырып китсәгез, исемлектәге бу эшләрнең берсе дә эшләнелмәячәк, шул исәптән - максатка илтә торган эшләр дә.

5. Икенче көнне эшләнгән эш номерларын мин түгәрәк эченә алып барам. Шунда ук эшләнгән эшләр процентын күреп була. Мисал өчен, мин көн саен  якынча 20 эштән 15-17 эшне эшләргә өлгерәм. Сезгә минем кебек 20-30 эш язу кирәкми. 3-5 эш тә җитә. Иң мөһиме - алар мөһим эшләр булсыннар, максатыгызга илтсеннәр һәм икенче көнне түгәрәк белән әйләндереп алырлык булсыннар!

6. Эшкә керешкәч эшләрнең иң мөһимнәрен эшләүдән башлагыз. Максатыгызга илтә торганнарын, акча китерә торганнарын һ.б. Мисал өчен, өч мөһим эшегез бар, ди. Иң беренче булып җиңел эшләнә торган мөһим эшне эшләгез. Канәгатьләндерү хисен тоярсыз һәм авыррак мөһим эшкә шатланыбрак тотынырсыз. 

7. Остарып киткәч, атналык, айлык, еллык планнар да төзегез. Максатыгызга ирешү юлының нинди икәне алдыгызда күренеп торачак.

ps. Авыру сәбәпле, бүгенгә планлаштырылган эшләрнең берничәсен эшли алмый калдым (мин күбрәк баш белән эшлим, ә баш авырган вакытта да эшли... smiley ). Ул иртәгәгә күчерелеп язылды. Әмма иң мөһим эшләрне эшли алдым. Араларында максатыма ирешү белән бәйлеләре дә бар! Мәсәлән, әлеге блогны язу - максатыма илтә торган мөһим эшләрнең берсе иде.

БИШЕНЧЕ КӨН >>