90 көндә миллионер булып буламы? Бишенче көн. Сәламәтлек - иң зур байлык

90 көндә миллионер булып буламы? Бишенче көн. Сәламәтлек - иң зур байлык

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Марафонның бишенче көне. Өч айга сузылачак марафонның беренче атнасын мин һәр яктан үземне әзерләүгә багышларга булдым. Уңай фикер йөртергә өйрәндем, максатларымны барладым, мотивация булдырдым һәм эшемне яхшырак планлаштыра башладым. Минем арттан сез дә ияргәнсездер, дип ышанып калам.

Бер атна дәвамында үземне әзерләгәч, мин инде "үз өстемә уңышлы кеше костюмын киеп", миллионерлар кебек акча эшләүгә тотыначакмын. Дип уйлыйм. Бары да үземнән тора. Хәзер үк әле акча эшли башлауның мәгънәсен күрмим. Автомобиль йөртергә өйрәткәндә безне түбәндәге гамәлләрне башкарырга өйрәтәләр иде - автомобильне кабызып юлга чыгар алдыннан тәгәрмәчләрдәге камераларда һава барлыгын тикшерергә, капотны ачып майның күпме икәнен карарга, тормозларны сынап карарга һ.б. Менә мин хәзер дә нәкъ шундыйрак гамәлләр башкарам. 

Шәхсән кешегә "олы юлга чыгар алдыннан" тагын ниләр кирәк соң? Минемчә - сәламәтлек. Сәламәтлек турында кайгыртмасаң, марафонның беренче көннәрендә үк сыгылып төшүең мөмкин. Мин ерак дистанцияләргә йөгерүчеләрне күз алдында тотып әйтәм.

Яшь чагында сәламәтлек турында әллә ни уйламыйсың икән ул. Менингит булудан курыкмыйча салкыннарда баш киемен кими йөрергә, күзләр бозылудан курыкмыйча төне буе йокламыйча компьютер каршында утырырга, корсак үсә дип борчылмыйча 2-3 порция аш ашарга һ.б. мөмкин.

Ләкин, бераз олыгая башлагач, боларның барысы да үзен сиздерә башлый. Чистартылмаган тешләр бер-бер артлы коела башлыйлар, баскычтан йөгереп менәсе урынга без лифтны сайлыйбыз, салкында туңып калган колаклар белән ишетми калган сүзләрне кабатлап сорыйбыз, күзлектән оялып линзалар йөртергә тырышабыз һ.б.

Килешәм, кесәдә миллионнар булса, боларның күбесен хәзерге заманда тиз арада хәл итәргә була. Ә миллионнар булмаса? Кайберәүләр хәтта түләүле теш врачына эләгү өчен кредитка акча алырга мәҗбүрләр.

Кичә салкын тидереп авырып аяк өстендә йөргән вакытта мин шушы уйларны башымнан кичердем. Бүген исә эшкә киттем. Тиз генә дару эчтем дә. Миннән кала минем эшне кем эшләсен ди?! Әле халыкара конференциядә дә чыгыш ясасым бар!

"Беляев укулары" дип исемләнгән халыкара конференция инде өченче мәртәбә үткәрелә икән. Беляев Рәис Кыям улы менә шушы кеше була: 

Конференция түгәрәк өстәл артында үткәрелсә дә, чыгыш ясаучыларның дәрәҗәләре һәм саны шактый булды.

Шундый мөхтәрәм кешеләр арасында икътисад һәм информацион технологияләр турында минем дә чыгыш ясавым зур дәрәҗә иде.

Конференциядә чыгыш ясаган төп спикерларга Казан дәүләт мәдәният институты шундый дипломнар да тапшырды. Әле якын киләчәктә фәнни хезмәтләр җыентыгы да басылып чыгачак.

Эшкә чуму белән авыруым онытылган. Конференцияне оештыручыларга рәхмәтемне белдереп, терелүемә шатланып "Идел" журналы редакциясенә юл алдым. Уңай фикер йөртүем нәтиҗәсеме - Казанда нибары 2 данә генә булган автобусларның берсенә утырырга насыйп булды. Газ ягып йөри торган автобусның берсе - 47, икенчесе - 29 маршрут буенча йөри икән. Казан урамнарында әле дүртенче көн генә. Мин утырып барган автобус шундый иде:

Татмедиага килеп җиттем. Иртәгә, 26 апрель көнне, "Идел" журналы сайтында "Идел кызы - 2017" бәйгесенең финалы башланачак! Бүген әзерлек эшләре алып бардык (1-2 катнашучы әле видеоларын җибәрмәгән, аларны көтәргә тәкъдим иттем). http://idel-tat.ru адресы буенча кереп 10 майга кадәр тавыш биреп чыгарга онытмагыз! Монда "Идел" гүзәлләренең видеолары урнаштырылачак һәм иң яхшы видео өчен тавыш бирү мөмкин булачак.

"Идел" редакциясеннән "Белем.ру" офисына әйләнеп кайтканда инде нибары борында томау гына калган иде. Терелеп бетә язганмын.

Кемнең ничектер, авырыйм дип ятып торсам, мин тагын да ныграк чирлим. Нигә шулай икәнен әлегә аңлата алмыйм. Бер гуглить итәсе булыр әле. (ps. Медик булып сәбәбен белсәгез, комментарийларда язып калдыра аласыз.)

Сәламәтлек өчен йокы кирәген яхшы беләм. Әмма бу марафон вакытны ала икән. Ятып йоклыйсы урынга, блог язып утырам. Ә үзем сәламәтлекне саклагыз дип сезгә акыл өйрәтәм. Иртәгә планны үзгәртәсе һәм блогны иртәрәк язасы булыр. Үземә үзем кагыйдәләр билгеләгәч, аны бит әле үтәргә дә кирәк! Россия дигәч тә... Законнар кайчан да булса бер үтәлергә тиеш бит... :)

КИҢӘШЛӘР

Үземнең тәҗрибәдән чыгып сезгә түбәндәге киңәшләремне бирергә телим.

1. Көндәлек планыгызга сәламәтлекне саклау өчен мөһим булган эшләрне дә язып куярга тәкъдим итәм. Һәм 21 көн дәвамында бу пунктларны үтәргә кирәк (билгеле бер гамәлне нәкъ менә 21 көн дәвамында даими эшләсәң, бу гамәл гадәткә керә диләр психологлар...). 

Мисал өчен:

- иртән тешне чистартырга;
- иртәнге зарядканы ясарга;
...
- офиста / эштә ял итеп гимнастика (физзарядка) ясап алырга;
- компьютер янында озак утырганда күзләрне ял иттереп алырга;
...
- кичке зарядканы ясарга;
- кич белән тешне чистартырга һ.б.

2. Ашамлыкларыгызны барлагыз. Дөрес тукланасызмы? Вакытында тукланасызмы? Ничә калорий? Кызык өчен генә берәр көнегезне диета темасына багышлагыз. 

3. Медицина учреждениеләренә профилактик тикшерүләргә баргалагыз. Машинаны бит даими техосмотрга алып барабыз, аның төзеклеген тикшереп кенә торабыз... Ә үзебезне?!

4. Кич белән йокларга ятар алдыннан саф һава сулап керергә тырышыгыз. Бер дә булмаса, балконга чыгып булса да һава сулап керсәгез ярый. (p.s. Бу киңәш Оргсинтез янында яшәүчеләр өчен файдалы булмаска мөмкин... sad)

5. Йокларга ятар алдыннан ашау белән мавыкмагыз. Сез йокыга китәрсез, ә ашказаныгыз төне буе эшләп чыгачак... Йокларга кимендә 3 сәгать кала ашамаска тәкъдим итәм. 

6. Интернетта сулыш гимнастикасы турында мәгълүмат эзләп табыгыз. Әлеге гимнастиканы үзем өчен бик файдалы дип таптым. 

7. Мөмкинлегегез булса бассейнга язылыгыз, велосипедта йөрегез, чаңгы шуыгыз һ.б.

Әлегә шулар. Әлбәттә инде тәмәке тартмаска, алкогольне кулланмаска кирәк. Хотя. Тәмәке тартып үз организмын мыскыллаган кеше минем бу киңәшләрне тыңлармы, бу юлларны укырмы икән?!

Бар да үз кулыгызда. Тәмәке тарткан миллионерлар да очрый. Киноларда. Текә булып күренү өчен.

Ә менә миллиардерлар тәмәке тартмыйлар. Билл Гейтс һәм Марк Цукербергның тәмәке тартканнарын әле бер дә күргәнем юк...

Сәламәт булыгыз!

АЛТЫНЧЫ КӨН >>